30 декабрь 2017 яңалыклары
-
«Ел җитәкчесе-2017» конкурс лауреатын район башлыгы котлады
25 декабрь көнне "Корстон" комплексында «Ел җитәкчесе-2017» республика иҗтимагый конкурсы лауреаты җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәте җитәкчесе Фәсхетдинов Хәбир Нуретдин улына районыбыз башлыгы Илдус Зарипов диплом тапшырды
-
Хезмәтләре өчен Рәхмәт хаты тапшырылды
Казанда үтүче ярминкәләрне актив оештырганнары өчен район башлыгының рәхмәт хаты белән Җаваплылыгы чикләнгән "Таң" ширкәте җитәкчесе Сөнгатуллин Рамиль Миннехан улына һәм Олы Мәтәскә авыл җирлеге башлыгы Валиуллин Миннәхмәт Абдулла улы бүләкләнделәр
-
ТАБИБЛАР БАЛАСЫН АЛЫШТЫРЫП БИРГӘННЕ ӘНИ КЕШЕ ИКЕНЧЕ КӨННЕ ГЕНӘ АЧЫКЛАГАН: "ТАБИБЛАР ГАФУ ДА ҮТЕНМӘДЕЛӘР"
Уфадагы бала табу йортында балаларны бутаганнар. Куватов исемендәге республика клиник хастаханәсендә Мишкә районыннан килгән Зөлфиянең баласын тудыру өчен кесаров кисүе ясарга туры килә. Ике көннән соң ул баласының үзенеке түгел икәнлеген ачыклый. Бу хакта Башкортстанның БСТ каналы хәбәр итә. Бу Зөлфиянең икенче баласы була дип хәбәр итә БСТ. Бәхетле ана...
-
Яңа ел табынын ничек бизәргә?
Яңа ел диюгә, әфлисун, мандарин исләре килә башлый. Алардан башка бәйрәм табынының да яме булмас иде. Алардан, өстәлне бизәп һәм хуш ис таратып утыру өчен, композиция дә ясап куярга була. Моның өчен агач уеп ясый торган махсус очлы башлы пычак кирәк була. Аның ярдәмендә әфлисун кабыгына төрле бизәкләр төшерәбез һәм...
-
Иртәгә Татарстанда бозлавык булуы көтелә
Иртәгә, 31 декабрьдә, татарстанлыларны республика территориясендә урыны белән көчле бозлавык көтә. Бозлавык Казанда да булачак. Бу хакта Гидрометерология үзәге хәбәр итә. Төнлә һәм иртән томан һәм бозлавык булуы көтелә, диелгән Гидрометерология үзәге хәбәрендә. Фото: Рамиль Гали http://tatar-inform.tatar
-
ЭЛВИН ГРЕЙ ТӨНГЕ КЛУБТА СУГЫШУЫ ТУРЫНДА: "Ә БИТ БАРЫСЫ ДА БИК КҮҢЕЛЛЕ БАШЛАНГАН ИДЕ..."
Элвин Грей - Радик Юльякшин төнге клубта сугышуы турында социаль челтәрдәге аккаунтына хәбәр элгән Инде хәбәр иткәнебезчә, Элвин Грей төнге клубта музыкант Стас Барецкий белән сугышкан. Элвин Грей "сугыштан соңгы" фотоны социаль челтәргә урнаштырган һәм "Ә бит барысы да бик яхшы башланган иде" дип язган һәм Стас Барецкий белән фото...
-
Яңа ел чыршысы бизәү һәм сыннар ясау конкурсында җиңүчеләр исемлеге
Оешма тирәли яңа ел бизәлеше өчен 1 нче урынны район газ хуҗалыгы (җитәкчесе -Хазиев Равис Масгут улы) 2 нче урынны район эчке эшләр бүлеге (җитәкчесе-Хайрутдинов Айдар Фуат улы) 3 нче урыннарны "Родник" халыкка ярдәм күрсәтү үзәге (җитәкчесе Мортазин Нияз Габделәхәт улы) Теләче балалар һәм яшьүсмерләр спорт мәктәбе (Җитәкчесе Гыйниятуллин Динар...