3 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
2018 нче елда бензин бәясе 55 сумга җитәргә мөмкин
Беренче гыйнвардан бензин һәм дизель ягулыкларына акцизлар 50 тиенгә арткан, киләсе кыйммәтләнү 1 нче июльдән булыр дип көтелә. Аналитиклар фикеренчә, акцизларның кыйммәтләнүе ягулык бәяләренең артуына китерәчәк. Узган ел Россиядә бензин бәясе - 6,8 процентка (2,5 сум), дизель ягулыгы 8,5 процентка (3,4 сум) арткан иде. Кайбер экспертлар бәяләр тиешле дәрәҗәдә кыйммәтләнми,...
-
«Мине теге өч балалы хатынның каргышы эзәрлекли» [булган хәл]
Гөлсөя апа (исемнәрне үзгәрттем) әле узган атнада гына дусларын, хезмәттәшләрен никах ашы белән сыйлаган иде. Күпме ихлас теләкләр җиткергән идек без аңа! Бәхет, тигез тормыш теләгән идек. Әмма теләкләребез тормышка ашмады… //Татарстан яшьләре// Кич уңмаган һич уңмас диюләре хак икән. Гөлсөя апа дүртенче тапкыр кияүгә чыккан иде. Инде менә күңелле...
-
Татарстанның көнчыгыш районнарында -11 градуска кадәр суыта
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 4 гыйнварда республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Кайбер районнарда бераз кар ява, урыны белән томан булачак. Синоптиклар фаразлавынча, җил көньяк-көнчыгыштан исә, салмак. Юлларда бозлавык саклана. Татарстанда һаваның төнлә минималь һәм көндез максималь температурасы -1..-6, көнчыгыш районнарда -11 градус...
-
Бүген район мәдәният йортында балалар өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелде
Бүген район мәдәният йортында балалар өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Яңа ел -сихри бәйрәм.Балалар да Кыш бабай һәм Кар кызыннан күчтәнәчләр өмет итә, бәйрәмнән ниндидер могҗиза көтә. Район мәдәният йортына җыелган балалар да Кыш бабай һәм Кар кызы белән рәхәтләнеп күңел ачты, биеде, җырлады, төрле уеннарда катнашты.Соңыннан лоторея уены үткәрелеп,...
-
Шушы көннәрдә "Бай әбине" тәбрикләделәр
Кичә Югары Кибәхуҗа авылында яшәүче Гәндәлиф Кадыйрова үзенең гомер бәйрәмен билгеләп узды. 5 бала үстергән ананың бүген 14 оныгы, 17 оныкчыгы бар. Гәндәлиф апаны гомер бәйрәме белән район җитәкчелеге тәбрикләде. Б у хакта тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз. Эльмира Әхмәтҗанова Автор фотосы