21 апрель 2018 яңалыклары
-
Татарстанда балалар бакчасында янгын чыккан.
Тукай районы Калмаш авылындагы балалар бакчасында янгын чыккан.//Шәһри Чаллы Бу хәл иртәнге якта була. Балалар бакчасының бер өлеше көтмәгәндә яна башлый. Бинада 60лап кеше — балалар һәм хезмәткәрләр була. Тиз арада тәрбиячеләр балаларны киендереп урамга алып чыга. Килеп җиткән МЧС хезмәткәрләре янгынны тиз арада сүндерә. Ут электр чыбыкларыннан кыска ялганыш нәтиҗәсендә килеп чыккан дип фаразлана.
-
Бәхетле булыйм дисәң...
Ирне ир иткән дә, чир иткән дә – хатын, дигән борынгылар. Бу хакыйкатьне күптән түгел генә Американың Мичиган һәм Рутгерс университеты галимнәре дә раслады. Социологлар кырык ел никахта торган, һич югы берсе алтмыштан өлкәнрәк булган дүрт йөзләп пар арасында сораштыру уздырганнан соң, гаилә бәхете, өйдәге татулык хатын-кызга бәйле, дигән нәтиҗәгә килгән.