Салават тагын Теләчедә балалар көрәштерде
Бүген, ягъни 13 апрель көнне "Батыр" спорткомплексында Татарстан Республикасының халык артисты, Россиянең Башкортстан Республикасының атказангы артисты, Татарстан Республикасы гер спорты федерациясе Президенты, автоспорт буенча халыкара класслы спорт остасы Салават Зәки улы Фәтхетдинов призына 2003 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге малайлар һәм яшүсмерләр арасында татарча көрәш буенча ачык республика турниры булып үтте.