15 гыйнвар көнне муниципаль район Советының утырышлар залында “Эшлекле шимбә” киңәшмәсендә Яңа 2022 елны каршылау буенча иң яхшы бизәлеш күрсәткән авыл җирлекләрен, оешма-предприятиеләрне, авыл хуҗалыгы предприятиеләрен, мәгариф, мәдәният учреждениеләрен эшмәкәрлек субъектларын бүләкләү тантанасы булып үтте.
Аңарчы муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, Яңа ел бизәлеше буенча конкурс комиссиясе рәисе Динар Гыйниятуллинның чыгышы тыңланылды. Җиңүчеләрне муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов котлады.