20 гыйнвар 2022 яңалыклары
-
Җиләк-җимешне кич ашамагыз!
Белгечләр түбәндәгеләр турында белдерә.
-
Казан университеты профессоры шәһәр халкын чираттагы циклон турында кисәтте
Соңгы өч көн эчендә Татарстан башкаласында 15 миллиметрга якын, ягъни айлык норманың өчтән бере күләмендә кар яуды. Бу республикага себердән килгән зур циклон белән бәйле.
-
Балаларда “омикрон” штаммы билгеләрен санап үткәннәр
Чир иярткән балаларның тәне чабарырга, вак бронхлары томаланырга мөмкин.
-
АО «Транснефть – Прикамье» в 2021 г. реконструировало более 50 км линейной части магистральных трубопроводов
АО «Транснефть – Прикамье» подвело итоги реализации программ технического перевооружения, реконструкции и капитального ремонта производственных объектов в 2021 году. Выполненные работы позволят обеспечить промышленную, экологическую безопасность и эксплуатационную надёжность производственной инфраструктуры.
-
Кайсы һөнәр ияләренең хезмәт хакы 12 мең сумга артачак?
2021 елда Татарстанда янгын сүндерүчеләрнең хезмәт хакы нибары 20 мең сум булган.
-
Быел пенсия кемнәргә арта?
022 елда картлык буенча пенсия күләме 8,6 процентка арта. Ул гына түгел, башка түләүләр һәм пособиеләр күләме дә үсә. Федерация Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Елена Бибикова “Палрламентская газета” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.
-
«Яңа татар пьесасы-2022» премиясенә бәйге игълан ителде
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры драматургия өлкәсендә чираттагы «Яңа татар пьесасы-2022» премиясенә конкурс игълан итәләр. Авторлар конкурска сәхнәдә куелмаган, матбугатта бастырылмаган пьесалар тәкъдим итә алалар; узган «Яңа татар пьесасы» конкурсларында катнашкан әсәрләр кабул ителми.
-
Махсус ковид йоктырган билгеле җырчы үлгән
Җырчы коронавирус белән авырганлыгы турындагы сертификат алу өчен вирусны махсус эләктергән.
-
Бүген Татарстан республикасының Беренче Президенты, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә 85 яшь тулды.
Хөрмәтле Минтимер Шәрипович! Сезне Теләче муниципаль районы халкы исеменнән чын күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз!
-
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, республиканың Беренче Президенты М.Ш. Шәймиевкә 85 яшь тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның котлавы
Мөхтәрәм Минтимер Шәрипович! Сезнең олы казанышларга бай, гамьле тормышыгыз – фидакарьлек һәм Ватанга тугры хезмәт итү үрнәге. Авыл хезмәтчәннәре гаиләсендә туып-үсеп, тырышлык, оештыру сәләте кебек асыл сыйфатларыгыз нәтиҗәсендә инженердан алып Россиянең иң эре төбәкләреннән берсе булган республика җитәкчесе вазифасына кадәр барлык үсеш баскычларын уздыгыз. 25 яшьтә үк инде Сезне зур оешма – «Авыл хуҗалыгы техникасы» районара берләшмәсенең идарәчесе итеп куялар, ә 29 яшьтә Сезгә Советлар Союзының иң зур бүләге – Ленин ордены тапшырыла.