Журналистлар мигрантлар балаларының социаль-мәгариф адаптациясе барышы белән танышты
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә мигрантларның балаларына рус телен укыту темасын күтәргән һәм бу өлкәдә бурычлар куйган иде. Бүген республика матбугаты журналистларын чит ил гражданнары балаларының социаль-мәгариф адаптациясе барышы белән таныштырдылар. Казан шәһәренең Тинчурин урамында урнашкан 51нче санлы мәктәбендәге дәресләрне күрсәттеләр.