Татарстанда «Добро.рф» платформасында 220 мең чамасы волонтер теркәлгән
«Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты буенча гамәлгә ашырыла торган «Добро.рф» федераль платформасында Татарстаннан 219 241 волонтер теркәлгән. Республикада 5 074 волонтерлар оешмасы эшли, ә волонтерлар 18 юнәлештәге эшчәнлектә катнаша. Бу хакта республиканың Яшьләр эшләре министрлыгы хәбәр итә.