22 апрель 2018 яңалыклары
-
"Ак Барс" хоккей командасы ЦСКА командасын җиңде
Исәп 1:0.
-
Җирнең әзерлеген ничек белергә
Язын бакча эшләрен җир өлгергәч кенә башларга кирәк.
-
Радик Юльякшинга Татарстан Мәдәният министрлыгының Мактау кәгазе тапшырылд
Бүләк аңа "Татар эстрадасын үстерүгә керткән өлеше өчен" бирелде
-
Татарстаныбызда иртәгә нинди һава торышы көтә
Һава торышы 23 апрельдә төнлә һәм көндез бозылачак. Татарстанда көчле җил, буран һәм бозлавык көтелә, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе матбугат хезмәте. 23 апрельдә төнлә һәм көндез республика территориясендә урыны белән җилнең секундына 17 метрга кадәр көчәюе, шулай ук урыны белән буран һәм юлларда бозлавык көтелә.
-
Мәскәүдә кичә каты давыл булып узды.
Башкалада табигать бәла-казасында 12 кеше зыян күргән.
-
"Чыпчык " татарча круассан
Чыпчык" (татарча круассан). Кирәк булачак: - 3 йомырка; - 0,5 стакан шикәр комы; - 1 стакан җылы сөт; - 1/2 аш кашыгы тоз; - 1 пачка коры чүпрә (11г); - 100 грамм маргарин; - 1 аш кашыгы көнбагыш мае; - 1 чәй кашыгы көпшәкләндергеч; - 1 аш кашыгы каймак яки майонез; - Он Эчлек өчен: йөзем җимеше. Эш барышы: Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Йомырка белән шикәр комын кабартырга. Аннан башка ингредиентларны кушып камыр басарга, артык йомшак булмасын. Җылы урын куеп 1,5 сәгать кабартасы. Йөзем җимешен яхшылап юып куябыз. Камырны дүрт өлешкә бүлеп, түгәрәкләп җәябез (мин 0,5 см тирәсе юкалыкта җәйдем) һәм өчпычмак формасында кисәбез. Башына йөзем җимеше тезәбез, аннан түгәрәклибез. Табаны майлып, чыпчыкларыбызны тезәбез һәм алдан кызулатырга куелган духовкага 40-50 минутка – пешеп җиткәнчегә кадәр озатабыз. Эльмира Нигматзянова, Әтнә.
-
Синоптиклар һава торышының начараю турында кисәтә.
Как сообщает гидрометцентр Республики Татарстан, ночью и днем 22 апреля 2018 года на территории Республики Татарстан и в Казани ожидается усиление юго-западного ветра порывами до 17-22 м/с, в отдельных районах возможна гроза.