22 май 2018 яңалыклары
-
"Шатлык" балалар бакчасына йөрүчеләр юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнә
"Юлда йөрсәң өлгер бул, юл йөрү кагыйдәләрен бел! " дип юкка гына әйтмиләрдер. Юл ялгышларны кичерми, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. Шул максаттан мәктәпкәчә төркем балалары тәрбиячеләре белән берлектә "Юлда йөрсәң өлгер бул, юл йөрү кагыйдәләрен бел! " дигән күмәк эш эшләделәр. Инде менә тиздән җәйге каникуллар башлана, шуңа күрә дә инде без зурлар балаларга аңлату эшләрен алып барырга тиешбез. Ә инде мондый күмәкләшеп эшләнгән эшләр һәрвакытта истэ кала, чөнки һәр бер бала үзенең өлешен керткән була.
-
Татарстанда сериалда төшү өчен кастинг игълан ителде
3-8 июньдә Казанда «Зөләйха күзләрен ача» сериалында төшү өчен актерлар арасында кастинг үткәреләчәк. Гүзәл Яхинаның шул исемдәге романы буенча күп серияле фильмны «Россия 1» телеканалы төшерә.
-
Авиамоделирование – мөһим һәм кызыклы һөнәр
Минем өчен авиамоделирование – бик мөһим һәм кызыклы һөнәр. Бала вакытымнан ук мин күккә карап очкычлар турында хыяллана идем. Мәктәпкә килгәч, мин үземне бу өлкәдә сынап карарга булдым. Минем укытучым, Нуртдинов Руслан Рәис улы аркасында гына миңа бу һөнәр бик ошап китте һәм мин үземне очкычларга багышларга булдым.
-
Әти- әниләр мәктәп белән таныша
19 нчы май көнне Теләче урта мәктәбендә яңа уку елында киләчәк беренче сыйныф укучыларының ата - аналар җыелышы булып үтте. Башлангыч сыйныфларда директор урынбасары В.Г. Мифтахова ата- аналарны мәктәпнең уставы һәм яңа уку елында беренче сыйныфларны туплау узенчәлекләре белән таныштырды. Милли мәгариф буенча директор урынбасары Д.Г. Фатхрахманова беренче сыйныф укучыларын туган телдә укыту, туган телдә укыту сыйныфларын оештыру мәсьәләләрен яктыртып чыгыш ясады.
-
Алдынгыларны хөрмәтлиләр
Бүген районыбыз кырларында фидакарь хезмәт куючы механизаторларга сертификатлар тапшырылды.