22 июнь 2018 яңалыклары
-
Теләчедә Хәтер көне уңаеннан чара узды
Район үзәгендә Хәтер көне – матәм чарасы узды.
-
Футбол чемпионатының мәдәни программасы: “Мир” кинотеатры һәм Аксенов скверы
Чемпионат чорында Казан кинотеатрында һәм Аксенов бакчасында фильмнар күрсәтеләчәк.
-
Нигез өстенә нигез, хуҗалары кем икән?
Гражданнарның мөрәҗәгате нигезендә... Нинди генә тарих булмасын, аның кайчан булса да бер азагы була ди халык. Без әлеге халык әйтеменә аз гына үзгәреш кертеп, дәвамы була дибез. ”Дәвам”ның ни-нәрсә икәнен, без - “Теләче” газетасы редакциясе хезмәткәрләре күптән түгел үз мисалыбызда аңладык. Исегезгә төшерәбез, быел газетабызның 6 июнь санында (№40) “Табигать үзен саклаганны ярата” дип исемләнгән язма дөнья күрде. Әлеге язмада 31 май көнне санитар-экологик чистарту икейлыгы кысаларында һәм гражданнарның мөрәҗәгате нигезендә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин җитәкчелегендәге эшче төркем тарафыннан Ачы авылы янәшәсеннән агучы Макса елгасы янында үткәрелгән рейд вакытында 134 нче номерлы янгын сүндерү часте начальнигы Ирек Фәрхуллиның хатыны Йолдыз Фәрхуллина тарафыннан арендага алынган җир кишәрлегендә табигатьне саклау кануннарының бозылуы һәм биредә йорт нигезләре салынуы турында бәян ителгән иде. Онытылган имза һәм мөһер турында Нәкъ менә 6 июнь көнне, мәгълүм язма дөнья күргәннән соң, газетабызның электрон адресына Ирек Фәрхуллин җитәкчелек иткән 134 нче номерлы янгын сүндерү частеннән имзасыз, мөһерсез хат килеп төште. Аның каравы, хатта хат җибәрүченең исем-фамилиясе, хезмәт вазифасы анык язылган иде. Хатны безгә, 8 июнь көнне методик план нигезендә төнге өйрәнүләр үткәреләчәген әйтеп, югарыда телгә алынган 134 нче номерлы янгын сүндерү часте начальнигы урынбасары, эчке хезмәт лейтенанты Марсель Шәрипов җибәргән. Җибәрүен-җибәргән, әмма вазифаи зат буларак хатка имза куярга һәм мөһер сугарга кирәклеген “оныткан”. Әллә коткаручылар сафында күптән түгел генә хезмәт куя башлаган яшь хезмәткәр буларак ул бу хакта бөтенләй белми инде? Югыйсә, төнлә өйрәнүләр үткәрерлек редакция алай ук “куркыныч объект” түгел. Мөгаен, әлеге хатны язганда, план төзегәндә Мансур Шәрипов нык ашыккан. Янгын сүндерүчеләрнең район газетасына әлегедәй мөнәсәбәттә булулары бик кызганыч, әлбәттә. Кайберәүләр күзаллаганча, без алай ук горур һәм тәккәбер кешеләр түгел. Без Мансур Марсель улына янгын куркынычсызлыгы буенча булган кимчелек һәм тәкъдимнәрне “Теләче” газетасы битләрендә рәсми рәвештә һәм бушлай бастырып чыгарырга тәкъдим итәбез. “Россельхознадзор” тикшерә Язмада телгә алынган җир кишәрлегендә йорт нигезләре салынуы ачыкланганга унбиш-егерме көнләп вакыт үтеп китсә дә, нигезләрне ирекле рәвештә сүтәргә алынган кеше күренми. Рәсми чыганаклардан күренгәнчә, табигатьне саклау кануннарын бозганы өчен арендатор ТР Экология һәм табигый байлыкларны саклау министрлыгы үзәк территориаль Идарәсенең беренче разрядлы белгече Ришат Билалов тарафыннан административ җаваплылыкка тартылды. Бүген биредәге ике җир кишәрлегенең максатчан кулланылганмы, юкмы икәнлеген “Россельхознадзор”ның Татарстан буенча Идарәсе белгечләре тикшерә.
-
Татарстанда 1 июльдән коммуналь хезмәтләргә бәяләр арта
Россия Хөкүмәте күрсәтмәсе нигезендә, Татарстанда 1 июльдән коммуналь хезмәтләр өчен түләү индексы 4,2 процентка арта. Бу хакта Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Әлфия Авзалова рухына атап Коръән ашы уздырганнар
Бүген, Әлфия апа Авзалованың вафатына бер ел тулган көннәрнең берсендә, аның рухына атап Коръән ашы уздырдык. Әлфия апаның гаиләсе моннан берничә көн элек ел ашын уздырган иде инде.