Ямбулатта агач утырттылар
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, "Яшел Россия" гомумроссия экологик иҗтимагый хәрәкәте тарафыннан ил территориясендә "Җиңү урманы" бөтенроссия акциясе үткәрелә һәм сугыш елларында һәлак булган 27 млн кеше истәлегенә агачлар утырту планлаштырыла. 20 апрельдә шушы акциягә кушылып Ямбулат авылында һәйкәл янында сугышта үлеп калучылар истәлегенә агачлар утыртылды. Ямбулат авылында 97 кеше...