24 апрель 2018 яңалыклары
-
Нәрсә ашаганыбызны да белмибез
Бүген кибет киштәләрендә сырның нинди генә төре юк. Җаның кайсысын тели, шунысын аласың. Билгеле инде, кесә ягы такыр булган халык арзанлысын ала. Хәер, сырның кыйммәтлерәге дә сыр булып чыкмаска мөмкин әле. Аны хәзер сөттән түгел, үсемлек маеннан ясыйлар. Киләчәктә сыр ризыклары җитештерүне һәм сатуны тыярга да мөмкиннәр. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы “Сөт һәм сөт ризыклары” техник регламентына әнә шул хактагы төзәтмәне кертмәкче.
-
Бәбиләр өчен театр
20 апрель көнне Район балалар китапханәсе кунакка бәбиләрне дәште. Биредә 3 яшькә кадәрле балалар өчен махсус “Бәби театр” әзерләгәннәр иде.
-
Чи ризык белән туклануның файдасы күп!
Табигый таләпләргә туры килгән рационда витаминнар һәм биологик актив матдәләр җитәрлек була, чөнки анда чи яшелчәләр, җиләк-җимеш, соклар һәм башкалар да каралган. Шунлыктан, бөтен азыкны чи килеш ашауның кирәге юк, әлбәттә.