24 июль 2015 яңалыклары
-
Югары Кибәхуҗа авылында ике яшьлек бала суга батып үлгән
24 июль көнне көндезге сәгатьләрдә Теләче районы Югары Кибәхуҗа авылында ике яшьлек бала суга батып үлгән. Хәзерге вакытта әлеге хәл ачыклана. Әти-әниләр! Балаларыгызга күз-колак булыгыз! Җәйнең тагын бер ае калып бара, сулыклар янына балаларны ялгыз җибәрмәгез.
-
Казанда Спортның су төрләре буенча XVI Дөнья чемпионатын ачу тантанасы булды
Казанда Спортның су төрләре буенча XVI Дөнья чемпионатын ачу тантанасы булды. "Татнефть-Арена" боз сараенда ФИНА чемпионатына старт бирү тантанасында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Халыкара йөзү федерациясе (FINA) президенты Хулио Маглионе, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм башка мәртәбәле рәсми затлар катнашты....
-
Мамадыш районында һаләкәт
Бүген иртән Мәскәү - Уфа трассасында юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан - дүрт автомобиль бәрелешкән. Беренчел фаразлар буенча, һәлакәт Мамадыш районының Омар авылына борылыш тирәсендә булган. Өч кешенең сәламәтлегенә зыян килүе мәгълүм. Аның берсе - 7 сыйныфта уккучы бала. Чыганак һәм фото: "Нократ" ("Вятка")
-
26 июльдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Балтач районы мөхтәсибәте Россиякүләм балалар Сабан туен уздыра
Балтачта мөселман балаларын җыеп,күркәм бер чара уздыру традициягә әверелде. Сабан туе быел Балтач районы Бөрбаш авылында сигезенче тапкыр үткәрелә. Узган елларда әлеге күркәм чарада республиканың төрле мөхтәсибәтләреннән һәм төбәкләрдән җыелган меңләгән балалар катнашты. - Безгә мөселманнар гаиләләре белән Башкортстан, Ульян, Чувашия, Марий Элдан һәм башка төбәкләрдән киләләр. Сабантуйда балалар өчен...