24 август 2016 яңалыклары
-
Теләче районында бөртекле һәм кузаклы культураларны урып-җыю эшләре төгәлләнеп килә
Район хуҗалыкларында бөртекле һәм кузаклы культураларны урып-җыю эшләре төгәлләнеп килә. Аның соңгы гектарларын бүген-иртәгә җаваплылыгы чикләнгән "Теләче Агро" ширкәтендә җыеп алачаклар. Әлегә район буенча һәр гектардан җыеп алынган иген уңышы 26,8 центнер тәшкил итә. Бу байлыкны җыюда җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәтеннән комбайнчылар Ренат Гатауллин (2300 тонна икмәк суктырып алды), Илһам...
-
15 – 21 август көннәренә Теләче районы буенча полиция көндәлеге
15 август көнне ГЛОНАСС+112 системасы аша Теләче авылында яшәүче 8 яшьлек баладан әтисенең әнисенә кул күтәрүе турында хәбәр керә. Шул ук көнне М-7 "Волга" юлының 897 нче чакрымында "Ниссан" автомобиле юл билгесенә бәрелә. 16 август көнне "Тюлячка" елгасы буенда төзелүче парктагы эскәмияләрне ватулары турында гариза керә. Гаризада язылганча, 13 -...
-
Казан дары заводында төнлә кабат янгын чыккан
Гадәттән тыш хәл чәршәмбегә каршы төндә булган. Янгын вакытында сәламәтлегенә зыян килүчеләр булмаган. Янгын бер катлы кирпеч бинада чыккан. Коткару хезмәтенә бу хакта 01:38 сәгатьтә хәбәр ителә. Янгын сүндерүчеләр урынга өч минут эчендә килеп җитә. Коткаручылар әйтүенчә, алар килгәндә тәрәзә уемнарына ут капкан була. 100 квадрат метр мәйданга таралган янгын...
-
Айгөл Бариеваның туган көнендә яңа клибы дөнья күрде! (ВИДЕО)
22 августта Айгөл Бариеваның туган көне булып узды. Җырчыны иртүк торуга берсеннән-берсе күңелле сюрпризлар көткән. Тормыш иптәше белән балалары бүлмәләрне шарлап белән бизәп, Айгөлне зур чәчәк бәйләме һәм бүләк белән сөендергән. Махсус Айгөл өчен туган көн торты да әзерләгәннәр. - Быел туган көнемне үткәрергә исәп юк иде. Ләкин көтмәгәндә җырчы...
-
24 август көнне "Тюлячка" буена өмәгә өлкән сыйныф укучылары да чыкты
Бүген "Тюлячка" елгасы буенда янә өмә гөрли. Районыбызны матурлатуда бер кем дә читтә калмый. Бүген югары сыйныф укучылары да мөгаллимнәре белән өмәдә катнашты. Күмәк көч белән башкарылган эшнең нәтиҗәсе һәркемнең күз алдында, "Тюлячка" буендагы паркка һәркем сокланып үтә.
-
"Бердәм Россия" сәяси партиясенең Теләче бүлеге активистлары Теләчедә пикет үткәрә
Бүген, 24 август көнне, "Берәм Россия" сәяси партиясенең Теләче бүлеге активисталары РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлау кампаниясе уңаеннан Теләче Пенсия фонды бинасы янында пикет үткәрәләр. Алар үтеп баручыларны партия программасы белән таныштыралар һәм партиядән депутатлыкка кандидатлар турында мәгълүмат язылган буклетлар тараталар.