24 октябрь 2018 яңалыклары
-
Социаль иминият фонды инвалидларга автомобиль тапшырачак
Автомобильләр ел ахырына кадәр 54 кешегә биреләчәк.
-
"Ак Барс" Кытайда җиңә алмады
Казанның хоккей командасы 3:0 исәбе белән җиңелде.
-
Татарстанда “Ел лидеры-2018” җиңүчесен сайлыйлар
Республикада балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләренең 140 активисты һәм җитәкчесе “Ел лидеры” исеме өчен көрәшәчәк.
-
Казанга авиашоуга «Стрижи» төркеме килде
27 октябрьдә «Казан» Гаилә үзәге янындагы мәйданда югары пилотаж төркеме үз осталыкларын күрсәтәчәк.
-
Ун, унөч, уналты яшьлек өч кыз югалып, төн буе эзлиләр
Мин урамда, транспортта, кибеттә йөргәндә, танышымны искәрмәскә мөмкин, әмма бала-чагага игътибарлы. Бөтенләй чит-ят булса да. Иң беренче чиратта үзе генә түгелме, янында зур кеше бармы, дип карыйм. Әнә бит балалар югалу турында газеталарда язып, телевизордан күрсәтеп торалар, социаль челтәрләрдә чаң кагып эзлиләр.
-
Ел ахырына кадәр инвалидларга 370 млн сумлык реабилитация чаралары биреләчәк
Быел 9 ай эчендә инвалидлар 15 млн техник реабилитация чарасы белән тәэмин ителгән.
-
Гидрометеорология үзәге Татарстанда октябрь ахырына кадәр нинди һава торышы булачагын әйтте
Соңгы вакытта уртача тәүлек һава температурасы нормадан 3-5 градуска югарырак дип билгеләнә. Татарстанда октябрь ахырына кадәр җылы һава торышы сакланачак. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
-
Казанда Россия һәм Казахстан хезмәттәшлеге буенча Хөкүмәтара комиссия утырышы була
Kazinform һәм “Татар-информ” агентлыклары хезмәттәшлеге турында меморандум имзалануы көтелә.
-
Хезмәт министры Россиядә хезмәт хакы моңарчы күрелмәгән күләмдә артты дип саный
Статистика буенча, Россиядә хезмәт хакы 11 процентка диярлек арткан.
-
ТАССР төзелүгә - 100 ел! Зирәк, тапкыр укучылар көч сынашты
24 октябрь көнне Иске Җөри авылы мәдәният йортында ТААСРның 100 еллыгы уңаеннан чара узды.
-
Казанда “Контракт буенча хәрби хезмәт – синең сайлау!” чарасында Натан чыгыш ясаячак
“Казан” гаилә үзәге мәйданында кул көрәше буенча мастер-класс оештырыла, корал экспозициясе һәм электрон тир тәкъдим ителә.
-
Лилия Сәлахетдинова, гаилә коргач, тормышка карашы үзгәрүе турында әйтте
“Без кешенең терәк булуын көтәбез, ләкин иң элек үзең ышанычлы кеше булырга тырышырга кирәк”, - диде шагыйрә.
-
Теплицаларны киләсе елга әзерлибез
Теплицаны иң элек үсемлек калдыклары, черегән җимешләр, терәк һәм бәйләвечләрдән арындырыгыз.
-
Казанда яшь хатын белән ике яшьлек бала автобуска тапталган (ФОТО)
Казанның Ферма-2 микрорайонында кызыл автобус тәгәрмәченә эләккән хатын-кыз юлдан ике яшьлек кызы белән чыга торган булган. Бу хакта “Татар-информ”га юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр итте
-
Акчаң яшәргә җитәме?
Тыныч картлык өчен аена 37 мең сум пенсия җитә. Һавадан алынган сүзләр түгел бу! Илдә яшәүчеләр үзләре шулай дигән. Бу – тормышка ашарлык хыялмы, монысы инде икенче мәсьәлә.