25 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Иртәгә, 26 сентябрь көнне, Теләчедә 18 градуска кадәр җылытачак, дип вәгъдә итә синоптиклар
Синоптиклар фаразлаганча иртәгә Теләчедә алмашынучан болытлы һава, урыны белән яңгыр булачак. Көндез 13-18 градуска кадәр җылытачак. 26 сентябрьдә алмашынучан болытлы һава, урыны белән яңгыр. Көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан салмак җил дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Төнлә температура 6-11 градус җылы булачак. Көндез 13-18 градуска кадәр җылытачак.
-
Шәтке авылыннан оста токарь Гыйльфан Мозаффаров янына ераклардан катлаулы детальләр кырдырырга киләләр
Быелгы урак барышында республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов Алексеевск районының "Алга" хуҗалыгында комбайнчы булып эшләүче 22 яшьлек студент кыз, "Татарстан гүзәле" Ләйлә Вәлиуллинаның җиң сызганып ирләр эшенә алынуына соклануын белдерде. Ул чакта республика башлыгы, без -журналистларга да, Ләйлә кебек эшсөярләр турында күбрәк язарга, сөйләргә кирәклеген искәрткән иде. Кызганыч, соңгы егерме-утыз елда...