27 март 2018 яңалыклары
-
"Якудза"га килегез
Сезне гадәти булмаган "меню" кызыксындырамы? Алайса, Теләчедәге "Якудза" суши-барына рәхим итегез! Байлар Сабасында, Шәмәрдән бистәсендә уңышлы гына эшләп килүче бар 1 март көнне бездә дә ачылды. Биредә роллыларның ниндие генә юк: 22 төрле кайнар, 16 төрле пешерелгән роллыдан авыз итә аласыз. "Фирменный"лары кырыктан артык. Шулай ук 18 төрле ассорти бар....
-
"Иң гүзәл ил" IV фотоконкурсы җиңүчесе 250 мең сум акчалата премия алачак
Рус география җәмгыятенең "Иң гүзәл ил" ("Самая красивая страна") IV фотоконкурсы дәвам итә. Татарстан фотосөючеләре анда тагын 5 көн - 31 мартка кадәр катнаша ала. Бу хакта ТР Экология министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Исегезгә төшерәбез: фотоконкурс Россиянең табигый һәм мәдәни мирасын саклау, шулай ук фото сәнәгате аша әйләнә-тирә мохиткә...
-
Фирзәр Мортазинга “Татарстанның халык артисты” исеме бирелде
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов музыка сәнгатен үстерүгә керткән хезмәте өчен татар эстрадасы йолдызы, Буа дәүләт драма театрының музыка бүлеге җитәкчесе Фирзәр Мортазинга "Татарстанның халык артисты" исемен бирү турында карарны имзалаган. Бу документ 24 мартта Татарстан Президенты сайтында чыккан, дип хәбәр итә Татар-информ. Шулай ук әлеге карар нигезендә Г. Тукай исемендәге...
-
Владимир Путин Кемероводагы фаҗигагә карата фикерен белдерде
Россия Президенты Владимир Путин Кемероводагы янгынны җинаятьчел салкын караш аркасында килеп чыккан, дип белдерде, диелә РИА Новости хәбәрендә. Кемеровода янгын салган зыянны хәл итүгә багышланган киңәшмәдә Россия Президенты "Зимняя вишня" сәүдә-күңел ачу үзәгендәге фаҗигагә карата фикерен әйтте, дип яза Татар-информ. "Нәрсә соң бу бездә? Бу бит сугышчан хәрәкәтләр дә, шахтада...
-
Тикшерү көтелә
В период с 27 по 28 марта 2018 года н атерритории Республики Татарстан будет проведена проверка региональной, местной и локальной систем оповещения,в том числе комплексной системы экстренного оповещения населения обугрозе возникновения чрезвычайных ситуаций на территории РТ.
-
Волейбол ярышлары башланып китте
Бу минутларда "Батыр" спорт комплексында 2002-2003 елда туган балалар арасында волейбол буенча район беренчелегенә ярышлар башланып китте.
-
Кемеровода янгын вакытында һәлак булган кыз Казанныкы булып чыкмаган
Кемеровоның «Зимняя вишня» сәүдә үзәгендә билгесез югалган кыз Казанныкы булмаган. Бу хакта KazanFirst хәбәрчесенә Майя Ерохинаның дуслары сөйләгән. Янгын буласы көнне әлеге күңел ачу үзәгенә Майя биш яшьлек сеңлесе белән килгән һәм алар икесе дә һәлак булган. Дуслары әйтүенчә, социаль челтәрдә яшәү урынын ул Казан дип болай гына күрсәткән булган....
-
Иртәнге чәйгә тәмле коймак пешерәбез
Узган ялларда туган авылым Исәнбайга кайткач әнкәй тәмле мич коймагы пешереп сыйлады безне. Мичне сүттерми ул. Без кайткан саен дүртәр таба шәңгә, күмәч, өчпочмагын тыгып куя да, берьюлы пешереп тә ала. Ә без бигрәк тә мич коймагын көтеп алабыз. Шәһәр фатирында торгач, газ өстендә пешергән коймакның мичнеке белән аермасы җир...