28 февраль 2017 яңалыклары
-
Иван Ивановичны өенә барып бәйрәм белән котладылар
23 февраль Ватанны саклаучылар көне уңаеннан район Пенсия фонды хезмәткәрләре Субаш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Егоров Иван Ивановичны өенә барып тәбрикләгән.
-
26 февраль көнне Шармыш авылында узган Май чабу (Масленица) бәйрәменнән ФОТОЛАР
Узган атнада районыбызның Әбде, Шармыш авылларында Май чабу (Масленница) бәйрәмнәре гөрләде. Шармышта узган бәйрәмне үземә дә тамаша кылырга, Май чабу коймагыннан авыз итәргә насыйп булды. Баксаң, шармышлылар Кыш озату, Язны каршы алу бәйрәмен атна буе бәйрәм итәләр икән. 26 февраль көнне алар бергәләп, уйнап-җырлап бәйрәм итәр өчен авыл мәдәният йорты...
-
25 февраль көнне Алан урта гомум белем бирү мәктәбендә И.Ф.Фазылҗанов призына спорт ярышлары үткәрелде
25 февраль көнне Алан урта гомум белем бирү мәктәбендә И.Ф.Фазылҗанов призына спорт ярышлары үткәрелде. Ярышларда биш команда чыгыш ясады. Беренче урынга Лесной авыл яшьләре командасы, икенче урынга Алан авылы яшьләре командасы, өченче урынга Алан урта мәктәбе командасы чыкты. Бәйрәм кайнар коймак, чәй, пылау һәм музыка белән бергә үрелеп барды.
-
27 февраль көнне район мәдәният йортында медицина хезмәткәрләренең киңәшмәсе булып узды
27 февраль көнне район мәдәният йортында 2016 елга нәтиҗә ясау һәм киләчәккә планнар билгеләү максатыннан медицина хезмәткәрләренең киңәшмәсе булып узды. Киңәшмә барышында район үзәк хастаханәсе баш табибы Илсур Галиуллин, муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин һәм ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Шишмарева катнашты. Киңәшмәдә ни турында сүз барды, нинди...