28 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Татарстанда КАМАЗ машинасыннан пассажир егылып төшкән һәм үлгән
Татарстанда хәрәкәт иткән вакытта КАМАЗ машинасыннан пассажир егылып төшкән һәм вафат булган. Бу хакта " Вести КАМАЗа" хәбәр итә. Юл-транспорт һәлакәте кичә кич "Казан - Оренбург" юлының 84 километрында - Алексеевск районында булган. КАМАЗ белән 20 яшьлек егет идарә иткән. Хәрәкәт вакытында машинадагы 33 яшьлек пассажир кабина ишеген ачкан һәм...
-
Сөенче (ХИКӘЯ)
Җәмиләсенең, йортын-балаларын калдырып, алдан барып ятасы килмәсә дә, Надир корсагы иягенә җиткән хатынының тулгагы башланганны көтмәде, йөк машинасының кабинасына чак сыйдырып, аны район үзәгендә урнашкан хастаханәгә алып китте. Бу арада биле борчыганга да зарланып алды хатыны. Ярый, машина үз кулында, анысы әйбәт. Шулай да, баланың кайчан туганын минуты-сәгатенә хәтле алдан...
-
Ел тәмамланганчы мөселман телеканалы эшли башларга тиеш – Татарстан мөфтие
Ел азагына кадәр Татарстанда мөселман телеканалы эшли башлар дип көтелә. Бу хакта бүген журналистларга Болгар ислам академиясендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр итте. Республика мөселманнары Диния нәзарәте рәисе бүген анда мөселман уку йортлары мөгаллимнәренең V Халыкара форумы пленар утырышында катнашты. "Хәзерге вакытта мөселман телеканалының контенты эшләнә. Телеканал тиздән, әлегә...
-
Татарстанда төнге һава температурасы -1 градуска кадәр түбән төшә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, иртәгә - 29 сентябрьдә, республикада болытлы һава булачак. Төнлә явым-төшем көтелми. Иртән һәм көндез урыны белән яңгыр булуы ихтимал. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә һава температурасы республика буенча - +4..-1, Казанда +1..+3 градус булачак. Көндезге сәгатьләрдә Татарстанда - +4..+9, Казанда...
-
Кукмара районында янгында 20 яшьлек кызның гомере өзелгән
Кукмара районы Лельвиж авылында 140 квадрат метр мәйданда йорт яны корылмалары янган. Янгынны сүндергән вакытта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре 20 яшьлек кызның янган гәүдәсенә тап булган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерде. Янгын турында хәбәр ашыгыч хезмәтләрне чакырту 112 бердәм...
-
Ташкабактан торт рецепты
Ташкабактан (кабачки) нәрсә генә ясап булмый, кайнар ризыклардан алып татлы кайнатмаларга кадәр. Турап катырып куйсагыз, кыш көннәрендә дә кулланып була. Ашлар, закускалар, салатлар, татлы ризыклар, пицца - барсын да санап бетерәм димә! Ташкабакның файдасы турында, шулай ук, бик күп сөйләп була. Әлеге яшелчә С,В витаминнарына, кальций, магний, фосфорга бай. Ташкабакны...
-
Кышка фасольле салат әзерләү ысулы
1 кг фасоль, 0,5 кг суган, 0,5 кг кишер, 0,5 кг болгар борычы, 2 кг помидор, 0,5 стакан шикәр, 1,5 аш кашыгы тоз, 250 мл чистартылган үемлек мае, 1-2 ачы борыч, 3 баш сарымсак, 1 чәй кашыгы 70 процентлы аш серкәсе Фасольне пешерәбез, артык изелеп китәрлек булмасын. Суганны һәм кишерне...
-
Татарстанда акушерлар гаебе белән бәбиләре алмашынган ике хатын Беренче каналга бара (ВИДЕО)
Бүген-иртәгә бәбиләргә торучы хатыннарның төн йокыларын качырган бу ышанып булмастай вакыйга Чаллы балалар тудыру йортында була. 2013 елның 6 августында кесарев кисеме ярдәмендә анда бер минут аерма белән ике кыз дөньяга килә. Җитмәсә, икесе дә адаш - Людмила Александровналар. Акушерка ялгышлыгы белән балалар алмаштырыла. Бичара әниләр берни дә сизми, бары...
-
Куллану кәрҗине 2021 елга кадәр үзгәрешсез калачак
Россия Хөкүмәте минималь хезмәт хакының хәзерге куллану кәрҗине буенча исәпләнгән яшәү минимумына бәйле булганга, әлеге азык-төлек җыелмасын 2021 елга кадәр элеккечә калдыру карарын кабул иткән. Бу закта "Известия" яза. Алдан Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, Сәламәтлек саклау министрлыгы тәкъдимнәрен исәпкә алып, туклану кәрҗиненә төзәтмәләр кертергә уйлаган булган, аннан бу...
-
Татар эстрадасы җырчыларының концертларын уңайлы вакытта карарга мөмкин
GONGTV спорт һәм музыка интернет-каналы тамашачыларга яраткан артистларының концертларын тәкъдим итә. Интернет-телевидение форматы әлеге тамашаларны сезгә уңайлы вакытта кереп карарга мөмкинлек бирә. Популяр җырчыларның тулы концертларын бары каналның сайтында (www.gongtv.ru) карап була. Татарстанның атказанган артисты Чулпан Әхмәтҗанова, ИлГәрәй һәм Венер Сәлимов, Нурзадә, Вил Усманов, Чулпан Йосыпова, Алсу һәм Азат Фазлыевлар,...
-
Чаллыда “Лада Самара” машинасы “Киа Рио” белән бәрелешкән (ФОТО)
Чаллыда "Лада Самара" машинасы "Киа Рио" белән бәрелешкән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Юл-транспорт һәлакәте бүген иртән Мәскәү проспекты белән Академик Королев урамнары чатында килеп чыккан. "Лада Самара" машинасының 55 яшьлек йөртүчесе идарәне югалтып, рульдә 53 яшьлек ир-ат...
-
Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
Ашларыгыз тәмле булсын!
-
Теләченең 3 номерлы балалар бакчасы “Экология” номинациясендә җиңүчеләр дипломын алып кайтты.
27 сентябрь көнне Казанның "Пирамида" комплексында "ЛУКОЙЛ" компаниясенең Татарстанда Социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Бу тантанадан 3 нче номерлы балалар бакчасы "Экология" номинациясендә җиңүчеләр дипломын алып кайтты.
-
Хатыны ташлап киткән, инвалид баласын тәрбияләүче ир "Иң яхшы әти" дип табылган
Әнисе ана хокукларыннан мәхрүм ителмәгән Сашага 8 яшь, аның төп диагнозлары: баш мие, күрү нервлары артофиясе, ДЦП, сукырлык, эпилепсия, моннан тыш, тагын 20 төрдәге диагноз, - дип яза "Челнинские известия" газетасы журналисты Юлия Зайнуллина. Бала кечкенә вакытта ук, әнисе аннан баш тарта. Гәрчә Сергей хатынын ана хокукыннан мәхрүм итүне сораган...
-
Армиядә казарма җимерелеп, аяксыз калган Рөстәм Нәбиев: «Аякларымны югалттым, әмма үземне югалтмадым»
2015 елның 12 июлендә Омск шәһәрендә булган фаҗигане хәтерлисездер: казарма җимерелеп төшеп, 24 солдат һәлак булды, 19 кеше яраланды. Гомерлеккә гарип калганнар арасында Башкортстанның Чакмагыш районы егете Рөстәм Нәбиев тә бар. «Аякларымны югалттым, әмма үземне югалтмадым», - дип язып куйган ул үзенең Инстаграмында. Аның сәхифәсенә очраклы гына эләктем, әмма бөтен...