29 март 2018 яңалыклары
-
Бакчаларда ачык дәрес күрсәтәләр
28 нче март көнне 1нче һәм 3нче номерлы Теләче балалар бакчасында "Балалар бакчасында инновацион эшчәнлек " темасына районның мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең мөдирләре өчен семинар үтте. Шушы ике балалар бакчасы да математика буенча Федераль инновацион мәйданчык исемен йөртәләр. Семинарның беренче өлешендә: "Авыл хуҗалыгы һөнәрләре " дип исемләнгән уен-дәресне Хабирова Ф.Ф. -...
-
Безнең җиңүче
26 - 28 нче март көннәрендә Теләче урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Г.Р. Сәлманова " Туган тел" Бөтенроссия мастер - класс конкурсының йомгаклау этабында катнашты. "Туган тел" Бөтенроссия мастер - класс конкурсына илебезнең төрле регионнарыннан укытучылар җыелган иде. Укытучылар дәресләрдә һәм мастер - классларда үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын...
-
"Аленушка" бакчасына йөрүчеләр әкият сәхнәләштергән
Театр - сәнгатьнең бер төре. Ул үз эченә әдәбият, музыка, бию,сынлы сәнгатьне берләштерә. Сабый чакта күңел түренә салып куелган бу "орлыклар" балага киләчәктә зур ярдәм итергә, матурлыкны аңлый белүче, мәрхамәтле бала булып үсергә булыша. Баланың бөтен тормышы уен. Уенда бала тирә- юнь турында, җәмгыятьнең законнары, кешеләрнең үзара аралашу матурлыгы турында...
-
Искә алалар
28 март көнне район мәдәният йорты каршындагы монумент территориясендә 25 март көнне Кемерово шәһәрендә булган фаҗига корбаннарын искә алу чарасы узды. Күккә очырылган ак шарлар һәм чарага килүчеләр алып килгән йомшак уенчыклар безнең район кешеләре дә әлеге коточкыч фаҗигага битараф калмаганлыгын күрсәтте. Фаҗига корбаннарын 29 март көнне 15.00 сәгатьтә район...
-
Күмертау -Кемерово
Күмертау -Кемерово Өскә утлы яңгыр ява.. Күмер тавы өскә ава... Төтен белән тулды һава.. Күпме сабый дөрләп яна... Сулышларга утлар каба.. Күздән әче яшьләр тама... Ишекләрне кемнәр яба? Чыгу юлын кемнәр таба? Хәсрәт төяп килде бәла.. Харап булды күпме бала... Кемнәр моңа түзә ала? Газиз Аллам, бирче дәва... Фәнүрә Рәхимова
-
Шәтке өлкәннәре сәхнә тота
"Балкыш" фестивалендә Шәтке ветераннары да сынатмады. Бу хакта "Теләче газетасыннан укый аласыз.
-
Нырсы ветераннары концерт куя
"Балкыш" фестиваленең чираттагысы Шәтке мәдәният йортында булды. Нырсы ветераннары чыгышы фотоларда. Бу хакта тулырак "Теләче" газетасыннан таныша аласыз. Эльмира Әхмәтҗанова.
-
Алан яшьләре район халкын шаккатырды
Халыкара театр көне уңаеннан Алан авылы яшьләре район мәдәният йортында Наил Гаетбайның "Кызлар килде авылга яки Моңнар кайтсын авылга" музыкаль комедиясен куйды. Спектакль барышы фотоларда. Бу хакта тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз. Эльмира Әхмәтҗанова