29 июль 2015 яңалыклары
-
Ваемсызларга 100 мең сум штраф…
Теләчебезнең үзәгендә урнашкан бер сәүдә үзәгенең ишек төбендә машиналар әлбәттә һәрчак күп. Шулай бервакыт базарга керәм дигәндә, машина эчендәге бала креслосында изрәп йоклап ятучы сабыйга күз төште. Бер яшьләр чамасындагы бала, янында беркем дә юк. Ә әнисе базарда иркенләп күлмәк сайлый… Я Аллам, ничек сабыйны ялгыз калдырырга була, нинди ваемсызлык,...
-
Якыннан таныштылар
Узганда шимбәдә районыбызда Казан Федераль Университеты каршындагы югары мәктәптә белем алучылар булып китте. Алар муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов һәм аның ярдәмчеләре озатуында җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәтенә караган Балыклы авылында дәүләт ярдәме белән төзекләндерүче фермада, Татарстанның атказанган артисты Сөләйман Йосыпов исемендәге Алан авылы мәдәният йортында, Олы Мәтәскә авыл җирлегедә оешкан...
-
Өчнең икенчесе ачылды
Шәтке авылы район үзәгеннән еракта урнашуга карамастан, халык күп һәм тыгыз яши торган авылларның берсе. Биредә 256 хуҗалык исәпләнә, аларда 714 кеше яши. Билгеле инде, халкы күп булгач, терлеге дә ишле Шәтке авылының. Боларга Югары, Олы Мирәтәк авылларында яшәүче яшь гаиләләрнең дә терлеге өстәлә. Бу төбәктә 556 мөгезле эре терлек...
-
Җиңүчеләребезне бүләкләдек!
Хәтерләсәгез, мөселманнар өчен изге булган Рамазан аебызда без - "Теләчеинформ" мәгълүмат үзәге, район мөхтәсибәте белән берлектә укучыларыбыз арасында Дини викторина уздырган идек. Викторинаның сорауларын без рәсми сайтыбызда - www.tulachi.ru урнаштырдык.
-
Кылны кырыкка ярыр чак
Бу атнада районыбыз игенчеләре уракка төштеләр. Быел безнекеләр 22042 гектар мәйданда урып-җыю эшләре башкарачак. 28 июльгә 1158 гектар мәйданда (5%) игеннәр теземнәргә салынды. 360 гектар мәйданда игеннәр суктырып алынды.