Ананас баллансын өчен
Ананасны өзгәннән соң, өлгертеп булмый. Аңа баллы тәмне крахмал бирә, ул сабакта үскәндә генә туплана, өзгәч, бу процесс туктала.
Шуңа тәмсез ананас алгансыз икән, аны берникадәр саклаганнан соң балланыр дип көтмәгез, ул йомшарачак, әмма бу — чери башлау билгесе. Шуңа өлгергәнен сайларга кирәк. Моның өчен аның төбен иснәп карыйлар. Өлгергән ананастан җиләк исе килә.
Ананас баллансын өчен, аз гына тоз сибәләр. Тоз кислота белән реакциягә кереп, аны нейтральләштерә.
Ананасның астын өскә әйләндереп куегыз. Чөнки төбендә крахмал калырга мөмкин, ул берникадәр вакыттан тарала башлый.
Чыганак: https://vk.com/irekmaydani
Фото: интернеттан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев