Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Бакчачыларны борчыган 3 сорау

– Теплицадагы помидор яфраклары бөтерелә. Эсседә генә түгел, җиләс һава торышында да шулай. Ник алай икән?

– Бу помидорларга суны дөрес сипмәүдән дә була ала. Бик сирәк, әмма күпләп сибеп карарга кирәк. Көндез – эссе, ә төнлә һава торышы суык булганда да яфраклар бөтерелергә мөмкин.

– Теплицадагы кыярлар, әле үсеп җитмәс борын, саргая башлады. Нишләргә инде?

– Бу очракта кыярга кычыткан әчетеп сибеп карарга була. 1 чиләк суга 1 литр әчегән кычыткан салып, берничә мәртәбә сибәргә мөмкин. Чүпрә, көл суы сибү дә файдага булыр.

– Яшел кыяр яфракларында түгәрәк-түгәрәк сары, коңгырт таплар күренгәли. Ничек котылырга икән?

– 1 аш кашыгы сода, 1 аш кашыгы үсемлек мае, 1 чәй кашыгы савыт-саба юу чарасы, 1 аш кашыгы төелгән аспирин, 4,5 л су салып катнашма ясыйбыз. Барысын да бергә болгатып, пульверизаторга салып, бер-ике атнага бер тапкыр яфракларны эшкәртәбез. Савыт-саба юу чарасы урынына кер сабынын уып салырга була.

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/06/56588/

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X