Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Бозлы яңгыр вакытында иминлек чаралары турында искәртәләр

Синоптиклар фаразлавынча, 23-24 ноябрьдә Татарстанда урыны белән җепшек кар, бозлы яңгыр, юлларда бозлавык һәм кар көртләре көтелә.

23 ноябрьдә шулай ук томан һәм буран фаразлана.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, томан, бозлы яңгыр һәм бозлавык зур куркыныч тудыра. Йөртүчеләргә каядыр барыр алдыннан автомобильнең техник төзеклеген тикшерергә киңәш ителә.

Бик кирәк булмаганда өйдән чыкмагыз. Урамга чыгарга кирәк булган очракта таймый торган аяк киеме кияргә кирәк. Куркыныч урыннарны урап узыгыз һәм бозлавыктан вак адымнар белән аякны шудырып атлагыз.

Юл аша чыкканда туктагыз һәм барлык автомобильләр дә туктап сезне чыгарганын күргәч кенә ашыкмыйча, йөгермичә юл аша чыгыгыз. Әгәр аягыгыз тайса, егылу биеклеген киметү өчен утырыгыз һәм җиргә җиңелрәк төшү өчен җыелырга тырышыгыз.

Юлда йөртүчегә иминлек тизлеген сайларга, куркыныч маневрлар ясамаска киңәш ителә. Машинада җылы киемнәр һәм кайнар чәй белән термос булырга тиеш.

Машинаның ишеген ачу өчен биккә кайнар су сипмәгез, автомобильнең буявы бозылырга мөмкин. Кайнар су салынган грелканы машина ишегенең бигенә куегыз, аннары ишекне җиңелчә селкетеп ачыгыз. Машинага утыру белән моторны кабызырга, мичне җибәрергә һәм фараларны яндырырга кирәк. Тәрәзә пыялары җылынгач, аларны махсус җайланма ярдәмендә чистартырга тырышып карагыз.

Чыганак: https://tatar-inform

Фото: https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев