Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Ялның да тәртибе бар

Каникул файдалы узсын өчен 7 киңәш.

Көтеп алган озын-озак Яңа ел ялларына да санаулы көннәр генә калып бара. Алда рәхәтләнеп ял итәр, киләсе елга җитәрлек көч һәм дәрт җыярлык көннәр көтә. Әмма белгечләр ял иткәндә дә чама хисен югалтмаска киңәш итә. Яңа ел ялларын файдалы һәм нәтиҗәле итеп үткәрү өчен берничә кагыйдәне истә тотарга куша алар.

  1. Өйдә торганда гел ашыйсы килү – гадәти хәл. Бәйрәм көннәрендә бигрәк тә. Шулай да бу очракта да чама хисен югалтырга ярамый. Бәйрәм ялларында күбрәк хәрәкәтләнергә, ешрак, әмма аз-азлап ашарга тырышыгыз.
  2. Ял иткәндә интернет, социаль челтәрләрдән читләшеп тору да хәерле. Артык күп мәгълүмат, бердән, вакытны «яндыра», икенчедән, кешегә игътибарын тупларга комачаулый, күңел тынычлыгын ала. Шуңа күрә ялларда телефонны кулга сирәк алып, вакытны күбрәк якыннарыгыз белән бергәләп уздырырга тырышыгыз.
  3. Яңа елга кадәр башкарып өлгермәгән «койрык»ларыгыз булса, аларны эшкә чыккан чорга калдырыгыз. Ял ул ял итәр өчен. Сезнең ни дәрәҗәдә тыныч һәм рәхәт ял итүегез эшегезгә дә йогынты ясый бит.
  4. Күңелегезгә якын кешеләр белән аралашыгыз. Яңа ел бәйрәме – дуслар, туганнар, җанга якын кадерле кешеләрең белән күрешү өчен менә дигән чор. Шуңа күрә бу мөмкинлектән файдаланып калырга ашыгыгыз. Ялгыз калып, уй-фикерләрегезне тәртипкә китерергә дә вакыт табыгыз.
  5. Озын ялларда яңа елга планлаштырган күп кенә эш-гамәлләрне башкарып, сынап карарга да вакыт күп була. Һәр көн иртүк гимнастика ясарга хыялланган булсагыз, хәзер моның өчен менә дигән вакыт. Чит тел өйрәнү, музыка уен коралында уйнап карау кебек барлык хыялларны чынга ашыру өчен дә кулай чор бу. Бер башлагач, бу гадәтләрегезне эшкә чыккач та дәвам итү җайлы булачак.
  6. Озын ялларда көнлек режим да бозыла. Теләсә кайсы вакытта ятып йоклау, соң яту һәм соң уяну… Гыйнвар башында үзеңне шул рәвешле кадерләүнең зыяны юк, билгеле. Әмма эшкә чыгар көннәр якынлашкан саен акрынлап йокы режимын җайга сала башларга кирәклеген дә онытмагыз. Моның өчен гел бер вакытта йокларга ятып, бер вакытта йокыдан тора башларга кирәк. Игътибар: бу кагыйдә авыл кешесенә кагылмый!
  7. Озын яллар вакытында организм турында да истән чыгарырга ярамый. Ашкайнату системасы тиз арада рәткә килсен өчен, рационга ачы сөт ризыклары кертергә кирәк, ди белгечләр. Ник дигәндә, аларның составында ашказаны-эчәк тракты эшчәнлеген яхшыртучы биологик актив матдәләр күп. Тозлы кыяр белән тозлы помидорга да өстенлек бирергә киңәш итә алар. Алар микрофлораны яхшырта, эчәклектәге газларны киметә.

Чыганак:https://vatantat.ru/2023/01/101251/

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев