Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Каһвәне белеп эч, яки нинди төр кофе кешене уятып җибәрә, ә ниндие йокыны китерә

Күбебез иртән уянуга, беренче булып каһвә (кофе) эчә. Янәсе, йокыдан уята, өстәмә көч бирә. Әмма еш кына нинди төр каһвә эчкәнебезгә игътибар итмибез. Күптән түгел кызыклы бер мәгълүматка тап булдым. Миңа, кофеман кешегә, бу кызык булып тоелды. Каһвә бөртеге ике - тышкы һәм эчке өлештән тора икән. Тышкысында - кофеин,...

Күбебез иртән уянуга, беренче булып каһвә (кофе) эчә. Янәсе, йокыдан уята, өстәмә көч бирә. Әмма еш кына нинди төр каһвә эчкәнебезгә игътибар итмибез. Күптән түгел кызыклы бер мәгълүматка тап булдым. Миңа, кофеман кешегә, бу кызык булып тоелды. Каһвә бөртеге ике - тышкы һәм эчке өлештән тора икән. Тышкысында - кофеин, ә эчкесендә теобрамин дигән алколоидлар бар. Бөтен бөртекле, эшкәртелмәгән вакланган каһвә пешерәбез икән, анда ике алколоид та булачак. Кофеинның тәэсир итү нәтиҗәсе шунда ук башлана һәм 20-25 минут дәвам итә. Ул бөерләрдән кала, барлык органнарның да кан тамырларын тарайта, ә бөерләрнекен, киресенчә, киңәйтә. Шуңа да барлык органнарда кан басымы күтәрелә, ә бөерләрдә кан әйләнеше яхшыра. 25 минуттан соң кофеинның тәэсире бетә, теобраминныкы башлана. Ул, киресенчә, органнарның кан тамырларын киңәйтә, бөерләрнекен тарайта. Кан басымы төшә, ә бөерләрдә кан әйләнеше авырая. Кеше бөерләре урнашкан җирдә авырту сизә башлый. Шуңа да каһвә эчеп 20 минут үткәннән соң, су эчәргә кирәк. Ул бөерләрнең кан
әйләнешен яхшырта.
Еш кына каһвәнең тышкы өлешен кофеинлы дарулар ясаганда кулланалар, ә менә эчке өлешеннән төелгән, гранулалы кофе җитештерәләр. Димәк, кеше еш эчә торган каһвәдә кофеин дәрәҗәсе нибары 5-10 процент тәшкил итә, кан басымын күтәрми һәм, әлбәттә, «уятмый», өстәмә көч бирми. Киресенчә, теобрамин аркасында, аңардан йоклыйсы килә. Шуңа күрә юлга чыгар алдыннан төелгән кофе эчү киңәш ителми - юлда йок­лап китү куркынычы бар. Рульгә утырыр алдыннан каты пешерелгән чәй эчү кулай. Чәйдә, шул исәптән яшел чәйдә дә кофеин бар, әмма теобрамин юк.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев