Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Коронавирустан саклаучы продуктларны атадылар

Биредә балык, йомырка, кош ите, шулай ук сөт продуктлары турында сүз бара.

Иммунитетны ныгыту өчен рационга балык, йомырка, кош ите, шулай ук сөт продуктлары кертергә кирәк. Россиянең әйдәп баручы диетологлары «URA.RU» мәгълүмат агентлыгына шундый фикерен белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Диетологлар һәм нутрициологлар илкүләм ассоциациясе әгъзасы Марина Макиша сүзләренчә, әлеге продуктларны куллану организмда антитәнчекләр барлыкка килгәндә катнаша торган аксымнар санын арттырырга ярдәм итәчәк.

«Йомырка, балык, кош ите, ягъни майлы булмаган аксымлы продуктлар иммунитетны сакларга булыша», — дип ачыклык кертте белгеч.

Үз чиратында, медицина фәннәре докторы Михаил Гинзбург сөт һәм әче сөт ризыкларыннан баш тартмаска киңәш итте. Алар иммунитетны эчәклек аша көчәйтә торган пробиотикларга бай.

Ул шулай ук D витамины һәм цинкка бай продуктларны билгеләп үтте.

«Бу, барыннан да элек, диңгез балыгы һәм йомырка. Һәм цинкка бай продуктлар. Биредә, нигездә, ярмалар һәм кабак төшен атап үтәргә кирәк», — дип сүзен төгәлләде эксперт.

Йогышлы авырулар табибы Светлана Малиновская коронавирус кичергән пациентларга рационга катлаулы углеводлар, йогырт һәм яшелчә кертергә киңәш иткән иде. Алар эчәклек микрофлорасын торгызырга ярдәм итә һәм иммунитетны ныгыта.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев