Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Лимфа бизләрен чистарту

Лимфа бизләренә организмдагы барлык әгъзаларның, барлык тукымаларның эшчәнлеге бәйле икән. Организмнан токсиннар, шлаклар нәкъ шул лимфа бизләре хисабына чыгарыла да инде.

Гөлҗимеш төнәтмәсе лимфа бизләрен чистартырга ярдәм итә.

Тырнак гөл (календула) төнәтмәсе дә бик яхшы чистарткыч булып тора. 10 г тырнак гөлгә 1 стакан кайнар су салып, 20 минут су мунчасында тотыгыз. Шуны суытып сөзегез дә яртышар стаканлап көнгә 3–4 тапкыр эчегез.

Бизләрне шулай ук кара карлыган яфрагыннан, җимешеннән ясалган төнәтмәләр дә нәтиҗәле чистарта. Әлеге төнәтмә шулай ук бөер һәм кан тамырлары тышчасын чистартырга ярдәм итә. Ул тырнак гөл төнәтмәсе шикелле үк ясала. Аны да, яртышар стаканлап, көнгә 3–4 тапкыр эчәргә кирәк.

Организмны лимфа системасы аша шулай чистарту курсы ике атнага исәпләнгән. Моның өчен, беренче көннән башлап, 8–10 көн дәвамында, иртәнге ашка 30 минут кала, бер стакан кайнаган су белән активлаштырылган күмер эчәргә кирәк. Күмер токсин калдыкларын эшкәртергә ярдәм итә. Ә дәвалау курсы алдыннан ике атнага майсыз, камырсыз, ысланган ризыксыз һәм итсез диетага күчәргә кирәк.

 

Чыганак:https://vatantat.ru/2023/01/102437/

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев