Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

«Мичкә кыяры» әзерләү

Кирәк булачак: кыяр (зур кәстрүлгә күпме сыя, шуның кадәр), тоз, су һәм яшел тәмләткечләр – керән, чия, карлыган яфраклары, бер бәйләм эстрагон (булмаса да ярый), сарымсак тешләре, 1–2 әче борыч, укроп таҗлары.

Зур кәстрүл (савыт) төбенә яшел тәмләткечләрнең бер өлешен юып салабыз. Өстенә кыяр тутырабыз. Кыярны калган «яшеллек» белән каплап куябыз. 1 литр салкын суга 2 аш кашыгы (түбәләмә) тоз исәбеннән тозлык ясыйбыз. Салкын килеш кәстрүлгә салабыз. Кыярны тәлинкә белән каплап, өстенә җиңелчә генә йөк (ярты яки 1 литрлы банкага су тутырып) урнаштырабыз. Кыярларның тозлыкта күмелеп торуы өчен кирәк бу. 3–5 көн дәвамында бүлмә температурасында тотабыз. Шуннан тозлыкны кайнатып чыгарабыз. Кыярларны парландырылган банкаларга тутырып, өстенә кайнар тозлык агызабыз һәм тимер капкач белән борып каплыйбыз. Банкаларны асын өскә әйләндереп, суынганчы җылы әйбер белән каплап тотабыз. Кыяр, мичкәдәге кебек, бик тәмле тозлана.

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/08/89034/

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X