Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Ничек матур күренергә?

Мода артыннан куып җитү мөмкин булмаса да, стилист Эвелина Хромченконың кайбер киңәшләрен истә тоту һәр хатын- кызга файдага булыр.

  1. Һәр хатын-кызның өч төрле киеме булырга тиеш: үзе өчен, дуслары өчен һәм ир-атлар өчен кия торганы.
  2. Джинс чалбар фигураны төз, матур итеп күрсәтергә тиеш. Ялтыравыклы, чигүлеләрен сайламагыз.
  3. Тездән ике уч түбәнрәк төшеп торган итәк затлырак күренә.
  4. Киемдә өчтән артык төс кулланырга кирәкми.
  5. Гармоник образ – кара тар итәк, ак блузка, сумка-клатч һәм шпилька үкчәле туфли.
  6. Чәч төсегез мех киемнәр төсеннән аерылып торырга тиеш.
  7. Хатын-кызны кием түгел, ә үзенә булган мөнәсәбәте картайта.
  8. Үтә күренмәле киемнәр вульгар кыяфәт бирә. Шунлыктан андый киемнәр өстеннән жакет киегез.
  9. Йөргәндә итәк җыерылып менә икән, димәк, бу сезнең үлчәм түгел.
  10. Зәйтүн һәм сазлык төсендәге киемнәр сайлаганда сак булыгыз: алар бик сирәк кешеләргә генә килешә.                         Чыганак:https://vatantat.ru/2022/01/73251/     Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев