Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Нинди груша утыртырга?

Груша алмагачка караганда авыруларга тизрәк бирешә, тәрбиягә таләпчәнрәк. Груша өчен иң зур куркыныч тудыручы чир — бактериаль пешү. Аннан мөмкин кадәр яхшырак сакланган сортлар бар.

“Кудесница” сорты — кышкы суыкларга һәм авыруларга гаять чыдам. Грушалары эре (уртача160 г), августта өлгерә.
“Память Яковлева” — суыкка һәм авыруларга чыдам сорт. Грушалары уртача 120 г га кадәр үсә, сентябрь азагы-октябрьдә өлгерә.
“Духманая” — кышка чыдамлыгы уртача, груша авыруларыннан сакланган сорт.
“Чижовская” — суыкка чыдам, үзлегеннән серкәләнүче элекке сорт. Тәрбиягә талымсыз, экстремаль шартларга түзә.
“Северянка” — суыкка чыдам, грушаларда була торган күп авырулардан сакланган.
Чыганак:https://vk.com/public189015555

Фото: интернеттан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев