Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Өченче балага җир биреләме

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының матбугат бүлеге җитәкчесе Тәнзилә ӘСКӘРОВА:

— Олы баласына 18 яше тулып өлгермәгән, өч баласы булган гаиләләргә җир бирү дәвам итә. Әмма 2022 елның җәендә әлеге законга үзгәрешләр кертелде. Аңа хәтле сабыйларының яше буенча туры килгән өч балалы бөтен гаиләгә җир бирелә иде. Ә хәзер ул бары тик торак буенча мохтаҗлык кичерүчеләргә генә тапшырыла. Бу хакта белешер өчен, Мамадыш районының башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Документлар буенча карап, җир бирелергә тиешме-юкмы, алар хәл итә. Тиеш дип табылса, шундук гариза язарга була. Районнарда чират тизрәк бара.

Чыганак: https://vk.com/irekmaydani  Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев