Омега-3не ничек дөрес кулланырга?
ТАБИБ КИҢӘШЛӘРЕ
Көнлек нормасы. Омега-3 кислотасын тәүлегенә күпме эчәргә кирәклеген ачыклау өчен, иң элек кан анализы тапшырырга кирәк. Аның нигезендә табиб организмда Омега-3 кислотасына кытлык бармы-юкмы икәнлеген ачыклап, әлеге препаратның көнлек дозасын билгели, рационыгызга төзәтмәләр кертәчәк.
Чамасын белмәү нәрсәсе белән куркыныч? Омега-3 кислотасын белер-белмәс эчкән, нормасын арттырып кулланган кешенең каны сыеклана, тән температурасы күтәрелә, организмда ялкынсыну башлана.
Кемнәргә куллану тыела? Ашказаны-эчәк авыруларыннан интеккән, бавыры белән проблемалары булган, тәнен көзән җыерган кешеләргә омега-3 эчү тыела.
Чыганак: https://vk.com/vatanym Фото: интернеттан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев