Теләче Информ

Психик, неврологик авырулар йокысызлыктан башлана

Кеше гомеренең өчтән бер өлешен йоклап уздыра, ди галимнәр. Татлы йокы бик күп төрле авыруларны кисәтә, иммунитетны ныгыта. Бүген бик күпләр шул бәхеттән мәхрүм. Рәсми саннарга ышансаң, бүген ил халкының 23 проценты йокысызлыктан интегә. Йокысызлыкны ничек булдырмаска? Татлы йокы сере нидә? КФУ Университет клиникасының табиб-сомнологы Лилия Шаһиәхмәтова белән әнә шул хакта сөйләштек.

 Лилия Ядкәровна, йокысызлык ничек башлана?

– Йокысызлык ул – йокы бозылу. Кеше, ким дигәндә, бер-ике сәгать дәвамында йокыга китә алмый тилмерсә, бу инде йокысызлык санала. Норма буенча кеше 15–20 минут эчендә йокыга китәргә тиеш. Вакытында йокыга талып, төнлә уянып, йоклый алмыйча яткан кешеләр дә бар. Бу – шулай ук йокысызлык диагнозы. Алты сәгатьтән азрак йоклаган кешенең дә йокы режимы бозыла.

– Йокысызлык сәбәбе нидә?

– Хәзерге вакытта 60–70 төрле авыруның йокысызлыкка китерүе расланган. Әмма араларында йокысызлыкка китергән иң төп сәбәп булып стресс санала. Көндәлек режимы дөрес булмаган, ягъни еллар дәвамында көн саен төрле вакытта йокларга ятып, төрле вакытта уянган кешеләр дә, ахыр чиктә, йокысызлыктан тилмерә башлый. Йоклаганда гырлау да йокысызлыкка китерә ала. Билгеле булганча, кеше гырлаганда аның бер мизгелгә сулышы тукталып тора (апноэ). Шул сәбәпле,  ун сәгать йокласа да, аның йокысы туймый, арыганлыгы бетми.

– Йокысызлык  билгеле бер чир турында алдан белгертә аламы?

– Әйе, алай да була ала. Альцгеймер, Паркинсон кебек аерым бер психик, неврологик авырулар нәкъ менә йокысызлыктан башланырга мөмкин.

– Сезгә йокысызлыктан зарланып мөрәҗәгать итүчеләр күпме?

– Соңгы арада андыйлар аеруча күбәйде. Бу коронавируска бәйле. Беренчедән, бу вирус – үзе үк зур стресс. Аның турында көн дә ишетергә туры килгән хәвефле хәбәрләр аркасында, бу чир белән авырмаган кеше дә стресска бирешергә мөмкин. Тагын шунысы да бар: ковид нейровирус санала. Ул турыдан-туры нерв системасына, баш миенә йогынты ясый. Соңгысының ис, тәм сизә торган өлешләреннән тыш, йокы өчен җаваплы өлешләренә дә тискәре йогынты ясый ул.

– Өлкән яшьтәгеләрнең күбесе төнлә начар йоклавыннан зарлана. Бу күренеш нәрсә белән аңлатыла?

– Өлкәннәрнең буш вакыты күп. Иртүк торып, эшкә барасы юк. Шуңа күрә кайчан тели – шул вакытта йокларга ята, уяна ала. Көндез дә черем итеп алалар. Физик активлык җитмәү дә өлкәннәрнең йокысызлыктан интегүенә сәбәпче булырга мөмкин. Аннары яшь барган саен баш миенең йокы өчен җавап бирә торган өлешләре дә үзгәреш кичерә. Тормыштагы бертөрлелек, эмоцияләр җитмәү дә еш кына йокысызлыкка китерә.

– Туклануыбыз йокыга йогынты ясыймы?

– Фәлән продукт йокыны яхшырта дигән фәнни дәлилләр юк. Шулай да кич белән банан ашап куйсаң, бал салынган җылы сөт эчсәң, йокың тәмле була дигән ышану яши. Моны фәнни яктан да аңлатып була, билгеле. Аларда триптофан дигән аминокислота бар. Ул йокыны китерүче мелатонин гормонының башлангычы санала.

– Йокысызлыкны өй шартларында дәвалап буламы?

– Әйткәнемчә, йокысызлык бик күп сәбәпләр, аерым алганда, чирләр аркасында килеп чыга. Аның нәрсә аркасында пәйда булганын төгәл ачыкламыйча, йокысызлыктан котылып булмый. Әгәр аңа стресс кына сәбәпче икән, кеше, үзен кулга алып, йокы режимын җайга сала ала әле. Әгәр йокысызлык җитдирәк чир аркасында пәйда булса,  иң элек әнә шул авыруны дәваларга кирәк. Шуңа күрә монда табиб ярдәменнән башка булмый.

Йокысызлыкны булдырмау өчен кагыйдәләре

–  көндәлек тормышыбызда стресслардан котылып булмый. Әмма без аларны дөрес итеп кабул итәргә өйрәнә алабыз. Моңа төшенгән кешене йокысызлык кебек афәт  борчымаячак;

– йокы режимын  җайга салырга онытмагыз. Кеше көн саен бер үк вакытта йокларга ятып, бер үк вакытта торырга тиеш;

– йоклар алдыннан каһвә, энергетик кебек эчемлекләр кулланырга ярамый. Хәтта чәй эчәргә дә киңәш ителми. Ник дигәндә, чәй составында кофеин бар. Ул исә – йокының дошманы. Шуңа күрә бу эчемлекләрне көннең беренче яртысында гына куллану хәерле. Төштән соң аларны сок, морс, гади су, үлән төнәтмәләренә алыштырырга тырышыгыз;

– йокысызлыктан интеккән кешеләргә начар хәбәрләрне дә сирәк тыңларга кирәк. Йөрәккә якын алмыйм дисәң дә, алар барыбер баш миендә тупланып бара. Алар үз чиратында йокыга йогынты ясый;

– йокларга 1–1,5 сәгать кала телефон, гаджетларны сүндереп, читкә алып куярга кирәк;

– йоклар алдыннан китап укырга ярый. Ләкин ул  ярсыта, елата, борчуга сала торган әсәр булмаска тиеш.

Чыганак:https://vatantat.ru/2022/01/72212/

Фото: интернеттан 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: