Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Роза таҗларыннан – кайнатма

Кирәк булачак: 300 грамм чәчәк таҗы, 300 грамм шикәр комы, ярты стакан су, 1 эре лимон согы.

Серкәләрен таҗларга тидермичә, саклык белән генә таркатабыз, ак өлешләрен алмыйбыз. Таҗларны юып, сөлгегә кипшерергә салабыз. Шикәр комы, су һәм лимон согыннан сироп кайнатабыз. Кайнап чыккач, чәчәк таҗларын салабыз һәм салмак кына утта 15 минут тотабыз. Парландырылган банкаларга кайнар килеш тутырып, тимер капкач белән борып ябабыз. Астын өскә әйләндереп, җылы әйбер белән каплап куябыз. Суынгач, салкынча урынга урнаштырабыз.

Тәмле әйбер күп булмый, дигәндәй, мондый кайнатманы күпләп әзерләү мөмкин түгел. Кадерле, затлы һәм аз булганлыктан, аны балалар ризыгыннан калган кечкенә банкаларга тутырып кую отышлы.

Игътибар: бары тик үз бакчаңда «химия» сиптермичә үстергән чәчәк таҗларын гына кулланырга мөмкин.

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/08/88844/

Фото:интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев