Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Юлбарыс елына гороскоп

Яңа елны һәркем зур өметләр белән каршы ала. Киләсе ел - Зәңгәр (Кара) Су Юлбарысы елы кемгәдер уңыш, хөрлек-иминлек алып килә дип фаразланса, башкаларга аның мәрхәмәтенә ирешү өчен нык тырышырга туры киләчәк. .

КҮСЕ (1936, 1948, 1960, 1972, 1984, 1996, 2008, 2020)

2022 ел Күселәр өчен яңа мөмкинлекләр һәм казанышлар чоры булачак, дип саный йолдызлар. Әлеге билге вәкилләре теләсә нинди кыю планнарны гамәлгә ашыруга керешә алалар, Юлбарыс аларга максатларына ирешергә ярдәм итәчәк. Яңа мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмаска тырышыгыз, чөнки нәкъ менә 2022 ел тормышны яхшы якка үзгәртә алачак. Никахлашу өчен кулай ел. Гаиләдә бала тууы ихтимал.

 

ҮГЕЗ (1937, 1949, 1961, 1973, 1985, 1997, 2009, 2021)

Үгез өчен 2022 ел финанс ягыннан яхшы булачак. Уңышлы проектларны гамәлгә ашыру бәрабәренә яңа мөмкинлекләр барлыкка киләчәк. Шулай ук Юлбарыс елы зур әйбер сатып алу яки яшәү урынын алыштыру рәвешендә уңай үзгәрешләр дә әзерли. Әлеге билге вәкилләренең шәхси тормышы төптән яхшы якка үзгәрәчәк. Үгезләр яраткан кешеләрен очратырга мөмкиннәр.

 

ЮЛБАРЫС (1938, 1950, 1962, 1974, 1986, 1998, 2010)

2022 елда Юлбарыслар бик популяр булачак, әмма моның өчен күпмедер көч куярга туры киләчәк. Популярлыклары һәм киң танылулары белән тирә-юньдәгеләрне сокланырга мәҗбүр итеп, алар моңарчы күрелмәгән үрләргә ирешәчәкләр. Әмма моңа көндәшләрнең комачаулавы ихтимал. Эш хәтта күз тидерүгә кадәр барып җитәргә мөмкин. Шуңа күрә Юлбарысларга туганнары һәм якын кешеләренең ярдәменә таянырга туры киләчәк.

 

КУЯН (1939, 1951, 1963, 1975, 1987, 1999, 2011)

Куяннарны зур үзгәрешләр көтә. Аларга киләчәк тормышлары белән бәйле мөһим карарлар кабул итәргә туры киләчәк. Әмма үзгәрешләр әлеге билге вәкилләрен тигезлектән чыгарырга мөмкин. Шу-ңа күрә аларга якын ке-шеләренең ярдәме кирәк булачак. Фикердәшләрне һәм

дусларны аңлау һәм тыңлау теләсә нинди кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итәчәк. Бу бигрәк тә йомшаграк характерлы кешеләр өчен мөһим. Дуслар ярдәме аларны 2022 елда көчлерәк итәчәк.

 

АЖДАҺА (1940, 1952, 1964, 1976, 1988, 2000, 2012)

2022 ел Аждаһалар өчен сюрпризларга һәм уңай үзгәрешләргә бай булырга охшаган. Әмма үз сәламәтлегеңне ныклап кайгыртырга кирәк булачак. Тулы медицина тикшеренүләре һәм савыгу процедуралары үтү зарур. Косметолог, стоматолог, массажист, рефлексотерапия буенча һәм башка белгечләргә күренергә мөмкин. Өстәмә яшәү көченә ия булу иң амбициоз планнарны һәм кызыклы проектларны тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк.

 

ЕЛАН (1941, 1953, 1965, 1977, 1989, 2001, 2013)

2022 елда Елан өчен ялгызлык мөһим. Әлеге билге вәкилләре ялгызлыкта калып уйланырга телиләр, бу аларга озак вакытка исәпләнгән планнарны тормышка ашыру өчен файдалы булачак. Еланнар уй-фикерләрен туплап, үҗәтлекләре һәм хезмәт сөючәнлекләре бәрабәренә яхшы нәтиҗәләргә ирешә-чәкләр. Иҗади сәләтеңне күрсәтү - китап язу яки диссертация яклау өчен иң кулай вакыт. Ялгыз калу игътибарны тупларга ярдәм итәчәк. Шулай ук зарарлы гадәтләрдән арынып, диетага утырып карау да комачауламый.

Реклама

 

АТ (1930, 1942, 1954, 1966, 1978, 1990, 2002, 2014)

2022 ел Атлар өчен бик күп яңа әйберләр әзерли. Әлеге билге вәкилләренә хезмәт эшчәнлеге белән бәйле җитди карарлар кабул итәргә туры киләчәк. Бәлки аларга яңа вазифа белән эшне алыштыру арасында икенең берсен сайларга туры килер. Йолдызлар фаразлавынча, киләсе ел яңа проектларны гамәлгә ашыруга этәргеч булачак һәм хәлиткеч гамәлләр таләп итәчәк. Гомумән алганда, бу вакыт алгарышлы булачак һәм ахыр чиктә уңышка ирешүгә китерәчәк.

 

КӘҖӘ (1931, 1943, 1955, 1967, 1979, 1991, 2003, 2015)

Кәҗә яңа 2022 елда өстенлекле бурычларны планлаштыру белән мәшгуль булачак. Шуның аркасында аңа изге максатына таба бару җиңеләячәк. Хатын-кыз Кәҗәләр тормыш юлдашын очратачак. Аның белән танышу интернет аша булачак, яки ул башка милләт һәм дин кешесе булырга мөмкин. Кәҗәләр өчен чит ил кешесе белән танышу бик кулай: мондый союз отышлы һәм уңайлы булачак. Ә ир-ат Кә-җәләр үзләренә ышанычлы, тугры дус табачак.

 

МАЙМЫЛ (1932, 1944, 1956, 1968, 1980, 1992, 2004, 2016)

Маймыллар өчен 2022 ел даими активлыкта узачак, алар буш вакытларын кызыклы һәм күңелле уздырачаклар. Актив социаль тормыш финанс иминлегенә китерәчәк. Тик шуны исегездә тотыгыз: акча хисапны ярата. Булганны уңга-сулга таратырга кирәкми. Шулай ук йолдызлар әйләнә-тирәдәгеләрнең алышынуын фаразлый. Әмма яңа дуслар сайлаганда игътибарлы булу зарур. Алар арасына киләчәктә зыян китерергә мөмкин булган көнчеләрнең дә эләгүе ихтимал.

 

ӘТӘЧ (1933, 1945, 1957, 1969, 1981, 1993, 2005, 2017)

Әтәч елында туган ке-шеләр үзләренең менталь һәм физик сәламәтлекләренә аерым игътибар бирергә тиешләр. Җитди медицина процедураларын планлаштыручыларга кулай даталарны сайлау мөһим. Сәламәтлекне энәләр белән дәвалау, физиотерапия, массаж, тешләрне карату, витаминнар кабул итү, уколлар һәм башкалар белән ныгытырга мөмкин булачак. Әмма башта организмны тулысынча тикшертү зарур. Шулай ук күңелсез хисләр уята торган кешеләр белән араны өзәргә тырышырга кирәк.

 

ЭТ (1934, 1946, 1958, 1970, 1982, 1994, 2006, 2018)

Әлеге билге вәкилләрен яңа елда физик сәла-мәтлекләре шәп булу сө-ендерәчәк. Бу хезмәт баскычы буйлап югарыга күтәрелү һәм керемле проектлар булдыру өчен кулай вакыт. Хәтта җиңел акыл белән, уйламыйча эш итү дә уңышны боза алмаячак. Этләрне зур әйберләр сатып алу көтә, алар финанс агымын тагын да арттырачак, дип фаразлый йолдызлар. Бу, бәлки, автомобиль яки күчемсез милек сатып алу булыр.

 

КАБАН (1935, 1947, 1959, 1971, 1983, 1995, 2007, 2019)

Дуңгызларны һөнәри үсеш баскычыннан өскәрәк күтәрелү көтә. Әмма моңа ирешү өчен тәвәккәллек һәм салкын акыл белән, исәпләп эш итү кирәк. Бу яктан психологларга, табибларга, финансистларга, банкирларга аеруча бәхет елмаячак. Яңа эшчәнлек башлап җибәрү уңышка китерәчәк, дип саный йолдызлар. Яңа өлкә әлеге билге вәкиленә киләчәктә финанс тотрыклылыгы, шулай ук яраткан эшең белән шөгыльләнү яки күңелеңә хуш килгән һөнәрне сайлау мөмкинлеге бирәчәк. Шулай ук яңа ел күңелле вакыйгаларга һәм уңышлы башлангычларга да бай булачак.

Чыганак: http://almet-rt.ru/

Фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев