Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

1 окрябрь, Өлкәннәр көне белән тәбриклибез!

Ел саен 1 октябрьдә бөтен илебез Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтә. Бу көнне барлык өлкәннәргә - сугышта катнашкан каһарманнарыбызга, аннан соңгы авыр елларда илебезне торгызуда фидакарьләрчә хезмәт куйган, имин елларда илебезнең куәтен арттыруда лаеклы өлеш керткән ветераннарыбызга ихтирам белдерү һәм кайгыртучанлык күрсәтү матур традициягә әверелде. Хөрмәтле өлкәннәребез! Өлкәннәр көне уңаеннан...

Ел саен 1 октябрьдә бөтен илебез Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтә. Бу көнне барлык өлкәннәргә - сугышта катнашкан каһарманнарыбызга, аннан соңгы авыр елларда илебезне торгызуда фидакарьләрчә хезмәт куйган, имин елларда илебезнең куәтен арттыруда лаеклы өлеш керткән ветераннарыбызга ихтирам белдерү һәм кайгыртучанлык күрсәтү матур традициягә әверелде. Хөрмәтле өлкәннәребез! Өлкәннәр көне уңаеннан сезгә ихлас теләкләребезне юллыйбыз. Сезнең һәрберегез авыр, сикәлтәле һәм мактаулы тормыш юлы үтеп, илнең үсешенә,

балаларын, оныкларын хезмәт сөючән итеп тәрбияләүгә зур өлеш керткән. Сез - безнең төп таянычыбыз, бай тормыш тәҗрибәсен, зирәклеген, белемнәрен яшәешебезне бәхетле итүгә багышлаган хөрмәтле кешеләребез. Халыкара өлкәннәр көнендә генә түгел, ел әйләнәсендә игътибар һәм кайгыртучанлык белән ветераннарыбызны җылыту, аларга рухи таяныч булу - безнең бурычыбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхетле картлык, озын гомер, гаиләләрегезгә, балаларыгызга, оныкларыгызга иминлек теләп калабыз.

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты, ветераннарның район Советы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев