Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

1 октябрь көнне район мәдәният йортында Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм чарасы уздырылды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

1 октябрь көнне район мәдәният йортында Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм чарасы узды. Иң элек, мәдәният йорты фойесында өлкәннәрнең сорауларына районыбыз җитәкчеләре җавап бирде. Шунда ук өлкәннәребезнең кул эшләреннән торган күргәзмә дә эшләде. Чарага килүчеләргә аларны сатып алу да мөмкинлеге тудырылган иде. Районыбыз үзешчәннәре катнашында узган концерт программасы өлкәннәребезнең күңеленә хуш...

1 октябрь көнне район мәдәният йортында Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм чарасы узды. Иң элек, мәдәният йорты фойесында өлкәннәрнең сорауларына районыбыз җитәкчеләре җавап бирде.

Шунда ук өлкәннәребезнең кул эшләреннән торган күргәзмә дә эшләде. Чарага килүчеләргә аларны сатып алу да мөмкинлеге тудырылган иде.

Районыбыз үзешчәннәре катнашында узган концерт программасы өлкәннәребезнең күңеленә хуш килде. Алар Һәр чыгышны көчле алкышларга күмде. Шулай ук бәйрәм концерты өлкән яшьтәгеләрнең чыгышы белән тагын да баеды кебек.

Чарада катнашкан райн башлыгы Илдус Зарипов өлкәннәребезгә тыныч, имин тормыш теләде.

Өлкәннәр көне уңаеннан үткәрелгән бәйрәмдә 50 ел бергә гомер кичергән парлар да катнашты. Аларга тантана барышында чәчәк бәйләмнәре, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Шулай ук, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова,халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Нияз Мортазин Лесхоз картлар йортында яшәүче райондашларыбыз янында да булдылар. Алар биредә тәрбияләнүче сигез райондашыбыз белән аралашып,күчтәнәч тутырылган пакетлар тапшырдылар.

Эльмира ӘХМӘТҖАНОВА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев