Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

10 июль көнне Татарстанда узучы веломарафонда катнашучылар безнең районда булды

26 июнь көнне "Татарстанда сәламәт яшәү рәвеше өчен" дип исемләнгән веломарафонга старт бирелде. Марафон ике атна дәвам итәчәк. Әлеге сәяхәт республикабызда сигезенче тапкырын уза. 14 кешедән торган группаны 20 елдан артык стажы булган велотурист Павел Грачев җитәкләде. Марафонда катнашучылар Алексеевск, Болгар, Димитровград, Чирмешән, Бөгелмә, Лениногорск, Алабуга маршруты буенча узды. 10...

26 июнь көнне "Татарстанда сәламәт яшәү рәвеше өчен" дип исемләнгән веломарафонга старт бирелде.

Марафон ике атна дәвам итәчәк. Әлеге сәяхәт республикабызда сигезенче тапкырын уза. 14 кешедән торган группаны 20 елдан артык стажы булган велотурист Павел Грачев җитәкләде. Марафонда катнашучылар Алексеевск, Болгар, Димитровград, Чирмешән, Бөгелмә, Лениногорск, Алабуга маршруты буенча узды. 10 июль көнне алар районыбыз Теләчегә килеп җитте. Спортчыларны җирлегебездә ТР спорт һәм яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин, район спорт бүлеге җитәкчесе Артем Галиев каршы алды.

Шунысын да әйтергә кирәк, "Татарстан сәламәт яшәү өчен" веломарафоны бердәнбер булып тора. Марафонда катнашучылар арасында мәктәп укучылары, студентлар, өлкән яшьтәгеләр, яшьләр дә бар. Кемнәрдер беренче тапкырын зур сәяхәткә чыкса, араларында өченче, бишенче тапкырын чыгучылар да бар. Велосипедта йөрергә яратучыларны яңгыр да, эссе кояш нурлары да куркытмый. "Һава торышы начар булганда юлда йөрү кыенрак, әлеге марафон кысаларында районнар аша узганда безне каршы алдылар, ял итәргә мөмкинлек тудырдылар. Теләчеләр дә ачык йөзле булды, рәхмәт. Ә, велосипедта йөрү күңел көрлеге өсти",- диде алар. Веломарафонда катнашучылар, мөмкинлектән файдаланып районыбыз белән танышып, башкалабыз Казанга юл тотты. Велотуризм буенча ТР җыелма командасы Татарстан буенча 1093 км юл узачак.

Эльмира Әхмәтҗанова.
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X