Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

11 август көнне Теләче районында "Бердәм Россия" партиясенең мобиль кабул итү төркеме эшләде

11 август көнне Теләче районына "Бердәм Россия" партиясенең Мобиль иҗтимагый кабул итү төркеме килде. Әлегедәй мобиль кабул итү төркемнәре Татарстан буенча төрле авылларга барып халык белән аралаша - гозерләрен тыңлый һәм язып ала, Татарстаннан Дәүләт Думасына "Бердәм Россия" партиясе кандидатлары белән таныштыра. Кичә безнең районга килгән мобиль төркемдә дүрт кеше...

11 август көнне Теләче районына "Бердәм Россия" партиясенең Мобиль иҗтимагый кабул итү төркеме килде.

Әлегедәй мобиль кабул итү төркемнәре Татарстан буенча төрле авылларга барып халык белән аралаша - гозерләрен тыңлый һәм язып ала, Татарстаннан Дәүләт Думасына "Бердәм Россия" партиясе кандидатлары белән таныштыра.

Кичә безнең районга килгән мобиль төркемдә дүрт кеше эшләде: төркемнең координаторы Нина Котенева, агитаторлар Ирина Тарасова Антон Семонов һәм Теләче районы вәкиле Раиф Садыйков эшләде.

Мобиль төркем башта Шәтке авылында эшләде. Авыл халкын су линиясенең тузганлыгы, суның каты, сыйфатсыз булуы, Шәтке белән М7 "Волга" трассасы арасындагы юлның начар хәлдә булуы, мәдәният йортының эчке ягын ремонтларга акча бүлеп бирелмәве кебек проблемалар борчый, алар шул турыда сөйләде.

Төштән соң мобиль кабул итү төркеме Айдар авылына килде. Биредә халык шулай ук юлсызлыктан зарланды, күпер төзәтәсе барлыгы, мәдәният йортына ремонт кирәклеге, шул ук мәдәният йортына дискотекалар һәм концертлар оештыру өчен аппаратура кирәклеге турында сөйләде.

Әлеге гозерләр сайлаулар узгач онытылмасмы соң? Мобиль төркем әгъзалары әйтүенчә, бер сорау да онытылмый, югалмый. Гозерләрне депутатлыкка кандидатлар өйрәнә һәм депутат булып сайлана алган очракта шул проблемаларны хәл итү өстендә эшли.

Шулай ук халык яңгыраткан гозерләрне Татарстан Республикасы Президенты аппаратында да җентекләп өйрәнәләр, аеруча актуаль булганнарын тиз арада хәл итү өчен мөмкин булганның барысын да эшлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев