Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

12 июль көнне райондашларыбыз кан тапшырды

12 июль көнне Теләче үзәк шифаханәсе янында кан алу буенча мобиль комплекс эшләде. Стастика күрсәткәнчә, ел саен 1,5 миллион авыру россиялегә донор каны салына. Нигездә, алар пешкән яисә төрле дәрәҗәдәге авыр җәрәхәтләнгән, операцияләр кичергән, химия терапия узган, кан югалткан авырулар. Шунысын да әйтү кирәк, елдан-ел канга ихтыяҗ зур булучылар саны...

12 июль көнне Теләче үзәк шифаханәсе янында кан алу буенча мобиль комплекс эшләде.

Стастика күрсәткәнчә, ел саен 1,5 миллион авыру россиялегә донор каны салына. Нигездә, алар пешкән яисә төрле дәрәҗәдәге авыр җәрәхәтләнгән, операцияләр кичергән, химия терапия узган, кан югалткан авырулар. Шунысын да әйтү кирәк, елдан-ел канга ихтыяҗ зур булучылар саны да арта бара. Әлеге ихтыяҗны киметү өчен халыкның биш процентының гына булсада донор булуы таләп ителә. Бүгенге көндә әлеге күрсәткеч ике процентны тәшкил итә.

Кемнеңдер гомерен коткарып калу өчен кан кирәк була. Кан тапшыру процедурасы куркынычсыз һәм күп вакыт алмый. Теләсе кемгә теләсе кайсы вакытта донор каны кирәк булуы ихтимал.

Үткән елны районда 69 кеше донор каны тапшырган. Быел да шактый кеше донор булып кан тапшырды. Ел саен донор көнендә катнашучы райондашларыбызның саны арта баруы сөендерә. "Кан тапшыру өчен бар уңайлыклар да тудырылган, күп вакытны да алмый. Авыруларга ярдәм кулы сузу өчен санаулы гына минутлар китә",- диде кан тапшырырга килүчеләр бер тавыштан.

Эльмира Әхмәтҗанова.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев