Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

15 август көнне узган район ветераннар Советы конференциясеннән ЗУР ФОТОРЕПОРТАЖ

15 август көнне район мәдәният йортында район ветераннар Советының чираттагы хисап-сайлау конференциясе булып үтте. Муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, республика Ветераннар Советы рәисе Хәбир Иштирәков, Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар Марат Бариев, Иршат Минкин катнашында узган җыенда иң элек узган бишеллыктагы эшчәнлекләренә район ветераннар Советы рәисе Мансур Газизов нәтиҗә...

15 август көнне район мәдәният йортында район ветераннар Советының чираттагы хисап-сайлау конференциясе булып үтте.

Муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, республика Ветераннар Советы рәисе Хәбир Иштирәков, Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар Марат Бариев, Иршат Минкин катнашында узган җыенда иң элек узган бишеллыктагы эшчәнлекләренә район ветераннар Советы рәисе Мансур Газизов нәтиҗә ясады.

Ул үзенең чыгышында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек һәм аны үткәрү чараларының бик оешкан төстә узуын, район җәмәгатьчелегенең зур игътибар бирүен ассызыклап узды. Аеруча бу эштә үсеп килүче буын вәкилләре - мәктәп укучылары, яшьләр һәм укытучылар зур активлык күрсәткән. Исегезгә төшерәбез, әлеге истәлекле дата алдыннан муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов ярдәме белән Теләче авылында Ветераннар йорты булдырылды. Хәзер өлкән буын кешеләре бирегә килеп, үзләренең гозерләрен җиткерә, вакытларын файдалы үткәрә алалар.

Конференция кунакларын район мәдәният йорты фойесында ветераннарыбыз тарафыннан башкарылган кул эшләре, бакчаларда үстерелгән җиләк җимеш һәм яшелчәләрдән оештырылган күргәзмә каршы алды. Хәбир Иштирәков бу хакта ассызыклап: "Бу инде хөрмәтле ветераннарыбызның әле дә сафта булуын, җәмгыятебезгә кирәкле кешеләр икәнен күрсәтә", - диде.

Доклад буенча фикер алышуларда Субаш авылында яшәүче хезмәт һәм Бөек Ватан сугышы ветераны Иван Егоров (аның бу көнне туган көне иде, тәбрикләүләргә ихлас кушылабыз), район үзәк хастаханәсе баш табибы Илсур Галиуллин, район халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Фәридә Галимова, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова катнашты.

Чыгышлардан соң район ветераннар Советының яңа составы һәм яңа рәисе сайланды. Киләсе бишеллыкта да аны Мансур Газизов җитәкләячәк. Тиздән Казанда узачак республика ветераннар Советының чираттагы конференциясенә дә делегат булып ул барачак. Рәис урынбасары итеп, озак еллар "Сельхозтехника" район берләшмәсен җитәкләгән, хәзер лаеклы ялда булган Сәлмән Галиев сайланды. Соңыннан, ветераннар хәрәкәтен үстерүдә актив эшчәнлек алып барган Иске Җөри авыл җирлеге ветераннар оешмасы җитәкчесе Илгиз Галиуллинга муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы, бериш ветераннарга республика ветераннар Советының һәм район ветераннар Советының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Аларны ияләренә Хәбир Иштирәков белән Мансур Газизов тапшырды. Рәсми чыгышлардан соң район мәдәният йорты үзешчәннәре хөрмәтле ветераннарыбыз зур концерт программасы тәкъдим итте. Концертта өлкән буын кешеләр өчен үткәрелүче "Балкыш" сәнгать фестиваленең район туры җиңүчеләре дә чыгыш ясады. Аларга - Нурания Гыйльметдиновага (Олы Нырсы), Фирая Имамиевага (Олы Мишә), Гыйльван Фәтхуллинга (Олы Мишә) район ветераннар Советы рәисе Мансур Газизов тарафыннан фестивальнең Дипломнары тапшырылды.

Фәнил Гаязов
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев