Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

15 октябрь көнне Теләче авылында “Үз агачыңны утырт!” акциясе кысаларында агач утырту өмәсе үтте (ФОТОЛАР)

15 октябрь көнне Теләче авылында "Үз агачыңны утырт!" акциясе кысаларында агач утырту өмәсе үтте. Анда оешма-предприятиеләрдә, Теләче авыл җирлеге хезмәткәрләре катнашты. Өмә барышында Теләче үзәк ял паркына Теләче районының яңадан торгызылуына 25 ел тулу уңаенннан 25 төп каштан агачы, ә Теләче Сабантуе уза торган паркка Саба урман хуҗалыгының Ленин урманчылыгыннан...

15 октябрь көнне Теләче авылында "Үз агачыңны утырт!" акциясе кысаларында агач утырту өмәсе үтте. Анда оешма-предприятиеләрдә, Теләче авыл җирлеге хезмәткәрләре катнашты. Өмә барышында Теләче үзәк ял паркына Теләче районының яңадан торгызылуына 25 ел тулу уңаенннан 25 төп каштан агачы, ә Теләче Сабантуе уза торган паркка Саба урман хуҗалыгының Ленин урманчылыгыннан кайтартылган 500 төптән артык чыршы агачлары утыртылды. Шунысы игътибарга лаек, Теләче үзәк ял паркына утыртылган каштан агачларын химая сыйфатында декоратив үсемлекләр үстерүче Теләче питомнигы биргән. Җитәкчеләре - Наил Галимҗан улы Гарифуллин белән Фоат Ихсан улы Галәветдиновлар.

- Каштан агачы, гомумән, үсемлекләр тәрбияләгәнне ярата. Утырту бер хәл, су сибеп, карап, тәрбияләп торуыгызны да сорыйбыз, тропик үсемлек булсалар да, каштаннар да дым ярата, - диде питомник җитәкчесе Наил Гарифуллин, Теләче авыл җирлеге башлыгы Илнур Хәмидуллинга мөрәҗәгать итеп.

- Һәр агачка җаваплы оешмаларны билгеләп чыгачакбыз. Алар ике ел дәвамында үзләренә беркетелгән агачларны карап үстерәчәкләр. Кызганыч, алдагы елларда утыртып та, онытылганнары да булды. Бу очракта авылдашларыбызның үзаңына ышанабыз, - дип җаваплады җирлек башлыгы.

Фәнил Гаязов
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев