Теләче Информ

17 яшеннән сугышка чыгып киткән ветеран Алексей Писарев 90 яшьтә дә мотоциклда йөри

Шушы көннәрдә Олы Нырсы авылында яшәүче Алексей Писарев үзенең 90 яшен билгеләп узды. Бөек Ватан сугышы ветеранын Олы Нырсы, Шәтке авылы җирлекләре башлыклары, район җитәкчелеге тәбрик итте. Аңа РФ Президенты Владимир Путинның тәбрикләү хатын, истәлек бүләген тапшырдылар. Олы Мирәтәк авылында туып үскән егет, 17 яше тулуга, хуҗалык эшеннән туры туган...

Шушы көннәрдә Олы Нырсы авылында яшәүче Алексей Писарев үзенең 90 яшен билгеләп узды. Бөек Ватан сугышы ветеранын Олы Нырсы, Шәтке авылы җирлекләре башлыклары, район җитәкчелеге тәбрик итте. Аңа РФ Президенты Владимир Путинның тәбрикләү хатын, истәлек бүләген тапшырдылар.

Олы Мирәтәк авылында туып үскән егет, 17 яше тулуга, хуҗалык эшеннән туры туган илен сакларга чыгып китә. Ульяновск шәһәрендә танк училищесында кыска срокларда әзерлек курслары уза. Аннары аларның полкы Сталинград фронтында оборона тота. Сугыш кырында аңа танкларның ниндиләрен генә йөртергә туры килми?! Ерак Көнчыгышта булган дәһшәтле сугыш ветеранның бүген дә күңелендә саклана. 1943 елда сугышка чыгып киткән Алексей, Япония самурайларын җиңгәннән соң гына, туган ягына 1951 елда гына әйләнеп кайта.

Тыныч тормышта хуҗалыкта хезмәт куя. Һәр эшне җиренә җиткереп башкаручы язмабыз герое, Арча районына барып, механизаторлар курсын тәмамлый. Басу- кырларда икмәк үстерә. Бригадир кебек җаваплы хезмәт вазыйфаларын башкара. Умартачылык тармагында куйган хезмәте дә күпләргә үрнәк. Беркайчан да тик торырга яратмаган Алексей Писарев, лаеклы ялга чыктым дип, өйдә утырырга яратмаган. 80 яшендә дә Олы Мирәтәк авылыннан мәктәп укучыларын, ат арбасына утыртып, Олы Нырсы мәктәбенә укырга алып килә торган була.

Шунысын да әйтү кирәк, ветеран бүген дә тынгысыз. Кыш көне, күпләргә үрнәк булып чаңгыга, тимераякка баса. Җәй аенда исә, авыл халкы аны мотоциклда, велосипедта күрергә күнеккән. "Иртә белән көн саен физкультура ясыйм, яшьлектә дә спортны яраттым. Сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тырыштым, тәмәке тартмадым, бәлкем, озак яшәвемнең сере дә шундадыр", - ди ветеран.

Тормыш иптәше Александра белән алар 3 кыз, бер ул тәрбияләп үстергәннәр. Бүген аның 6 оныгы, 4 оныкчыгы бар. Хәзер ул Олы Нырсы авылында кызының йортында, якыннарының кадер- хөрмәтен тоеп, бәхетле картлык кичерә.

Бөек Ватан сугышы ветераны Алексей Писарев 9 май бәйрәмен түземсезлек белән көтә. Бу көнне барлык якыннары аны тәбрик итәргә җыела. Оныклары кабат сугыш хәтирәсен сөйләтсә, туганнары бәйрәм табыны әзерли.

Эльмира Әхмәтҗанова.
Автор фотолары

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: