Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

18 август көнне Теләче мәдәният йортында 1 сыйныфка баручы 132 балага сумка өләштеләр. Чарадан ФОТОРЕПОРТАЖ

18 август көнне Теләче мәдәният йортында масштаблы һәм куанычлы чара узды - быел 1 сыйныфка укырга керәчәк сабыйларга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган сумкалар бүләк иттеләр. Балаларга портфельләрне Татарстан Республикасы юл төзелеше һәм транспорт министры Ленар Сафин, "Газпром Трансгаз Казан" җәмгыяте вәкиле Айрат Зиннуров һәм районыбыз башлыгы Илдус Зарипов тапшырдылар. Чара музыкаль...

18 август көнне Теләче мәдәният йортында масштаблы һәм куанычлы чара узды - быел 1 сыйныфка укырга керәчәк сабыйларга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган сумкалар бүләк иттеләр.

Балаларга портфельләрне Татарстан Республикасы юл төзелеше һәм транспорт министры Ленар Сафин, "Газпром Трансгаз Казан" җәмгыяте вәкиле Айрат Зиннуров һәм районыбыз башлыгы Илдус Зарипов тапшырдылар. Чара музыкаль чыгышлар белән дә үрелеп барды.

Балаларга букчалар тапшыргач сәхнәгә быел 11 сыйныфны аеруча уңышлы тәмамлаган егет-кызлар чыкты, җитәкчеләр аларны да тәбрикләде.

Узган уку елында аеруча зур уңышларга ирешкән укытучыларыбыз да игътибардан читтә калмады, аларны зур сәхнәдә хөрмәтләделәр.

Сезнең игътибарга әлеге чарадан зур фоторепортаж тәкъдим итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев