Теләче Информ

19 февраль көнне Теләче районында ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов эш сәфәре белән булып китте

19 февраль көнне Теләче мәдәният йортында Теләче муниципаль район Советының киңәйтелгән VI утырышы булып үтте. 2015 елда районның социаль-экономик үсеш нәтиҗәләре һәм 2016 елга бурычлар темасын яктырткан утырышта ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты һәм чыгыш ясады. Аңарчы районыбыз кунагы җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәтенең...

19 февраль көнне Теләче мәдәният йортында Теләче муниципаль район Советының киңәйтелгән VI утырышы булып үтте. 2015 елда районның социаль-экономик үсеш нәтиҗәләре һәм 2016 елга бурычлар темасын яктырткан утырышта ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты һәм чыгыш ясады.

Аңарчы районыбыз кунагы җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәтенең капиталь ремонт үткәрелгән Балыклы авылы терлекчелек торакларында булып, ремонт эшләренең сыйфаты һәм авыл хезмәтчәннәренең бүгенге хезмәте белән танышты. Торак ремонты дигәннән, бу эшкә дәүләт ярдәме дә бирү каралган. Ягъни барлык ремонт реконструкция эшләренең 30 процентын дәүләт үз өстенә ала. Ширкәт икътисадчысы Чулпан Касыймова әйтүенчә, ширкәттә иң табышлы тармак булып сөт җитештерү исәпләнә. 2015 елда 3901 тонна сөт җитештерелгән, шуның 3379 тоннасы фәкать югары сорт белән сатылган. Сөт сатудан 58 млн. 937 мең сумма акча кергән. 1 центнер сөтнең үз кыйммәте 1420,55 сум тәшкил иткән. Рентабельлек + 19,2%. Әлбәттә, әлегедәй югары җитештерүчәнлеккә ирешүдә капиталь ремонт үткәрелгән торакларның да файдасы тими калмыйдыр. Шунысы сөенечле, Балыклы терлекчеләре хәзер яңартылган һәм хезмәт итәр өчен бөтен шартлар тудырылган торакта хезмәт куялар.

Бүген Балыклы авылы терлекчеләре заманча җиһазлар куеп төзекләндерелгән торакта ( бу кул хезмәтен бермә-бер киметә), яңа инновацион технологияләр кулланып (нәсел эшенең һәм зооветеринария таләпләренең тиешле шартларда үтәлешен күздә тотып әйтүебез) терлек асрап мул продукция җитештерә башладылар. Түбәдә торакка яктылык төшәр өчен тәрәзәләр калдырылуы - көн яктылыгын рациональ файдаланырга ярдәм итә. Бү үз чиратында күпме энергетик ресурс һәм акча янга кала дигән сүз. Урталай киселеп куелган ишекләр кышкы айларда да торакта уңай микроклимат сакларга бирә.

Районыбызда җитештерелә торган товарның үзкыйммәтен киметү, рентабельлеккә ирешү кебек көнүзәк бурычлар, ул булмасын сәнәгать өлкәсендә, авыл хуҗалыгында, һәм башка тармакларда, Теләче мәдәният йортында узган утырышта да калку күтәрелде. Быел ул аеруча актуаль яңгырый. Чөнки ноябрь аенда Теләче районы яңадан торгызылуының 25 еллыгын билгеләп үтәчәк.

Аграр министр Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, бу теләчеләрдән икеләтә җаваплылык һәм тырышлык сорый. Ә бурычларны үзенең чыгышында муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов ачык итеп әйтеп узды. Авыл хуҗалыгы районы буларак, районыбыз хезмәтчәннәре пар җирләрен - 50, кукуруз һәм рапс культуралары мәйданнарын - 10 шар % җиткереп чәчәргә ниятли. Шулай ук алар тарафыннан симәнәләр яңартуга, яфрактан тукландыруга, биоөстәмәләр һәм башка төрле стимуляторлар белән эшләүгә дә зур игътибар биреләчәк. Игеннәрне корткыч бөҗәкләрдән, төрле авырулардан саклауның аерым схемасы булдырылган. Районыбыз хуҗалыкларында сөт җитештерү динамик рәвештә үсә. Мәсәлән, соңгы ике елда ул 18, 5% ка арткан. 2015 елда бер сыердан сатып алынган сөтнең күләме 4870 килограмм тәшкил итсә, 2016 елда уңган терлекчеләребез аны 5300 килограммга җиткерергә ниятли. Шулай ук 2016 елда безгә 1 миллиард сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештереп сату бурычы да йөкләнде. Дөрес бу авыр, әмма ирешү мөмкинлеге булган биеклек. Моның өчен нигез дә бар. 2015 елда республика программасы нигезендә районда 8 терлекчелек торагы ремонтланган булса, быел планга тагын 5 торак кертелгән. Утырышта фикер алышуларда җаваплылыгы чикләнгән "Агролак" ширкәте җитәкчесе Илдуз Гайнуллин, Әбде авыл җирлеге башлыгы Николай Домалозов, район мәгариф бүлеге мөдире Наталья Карпова һәм район прокуроры Рим Сөнгатуллин катнашты. Җаваплылыгы чикләнгән "Агролак" ширкәте җитәкчесе Илдуз Гайнуллин белдергәнчә, авыл - үзе бәләкәй генә бер дәүләт. Авылның ничек яшәеше, халыкның тормыш дәрәҗәсе, анда эшләүче күмәк хуҗалыкның, авыл җирлегенең, мәктәпнең, мәдәният йортының һәм башкаларның уртак тырышлыгы. Соңгы елларда безнең Шәтке авылында башкарылган эшләр хуҗалыкның эшчәнлегенә уңай йогынты ясады. Хезмәткәрләрнең эшкә, авылның киләчәгенә карата карашы нык үзгәрде," - диде ул үзенең чыгышларында.

Фәнил Нигъмәтҗанов
Автор фотолары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: