Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

19 октябрь көнне район үзәк китапханәсендә 2016 елгы көзге чакырылышта хәрби хезмәткә алынучы егетләрне хөрмәтләү кичәсе булып үтте

19 октябрь көнне район үзәк китапханәсендә 2016 елгы көзге чакырылышта хәрби хезмәткә алынучы егетләрне хөрмәтләү кичәсе булып үтте. Быел районыбыздан армиягә китәчәк 25 егеткә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альфред Шәйдуллин, Саба һәм Теләче районнары хәрби комиссары урынбасары Айрат Садыйков, балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе сәркатибе...

19 октябрь көнне район үзәк китапханәсендә 2016 елгы көзге чакырылышта хәрби хезмәткә алынучы егетләрне хөрмәтләү кичәсе булып үтте.

Быел районыбыздан армиягә китәчәк 25 егеткә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альфред Шәйдуллин, Саба һәм Теләче районнары хәрби комиссары урынбасары Айрат Садыйков, балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе сәркатибе Рәхим Ихсанов, "Олимп" яшьләр үзәге җитәкчесе Зөлфәт Ибраһимов һәм егетләрнең әти-әниләре изге теләкләрен җиткерделәр.

Шатлыклы да, моңсу да булган кичәне үзешчәннәребез Илсур Шәйдуллин белән Илзирә Шәрифуллинаның дәртле җырлары, алып баручылар Резидә Дәүлиева, Наилә Садыйкова, Раилә Фәсхиеваларның аһәңле шигырьләре, үтемле вәгазьләре бизәде.

Азактан егетләргә "Олимп" яшьләр үзәге тарафыннан бүләкләр таратылып, повесткалар тапшырылды. Шулай ук яшьләребез кичәне оештыручыларыбыз белән истәлеккә фотога да төшәргә онытмады.

Фәнил НИГЪМӘТҖАНОВ

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев