Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

21 - 22 октябрь көннәрендә Казанда узган көрәш ярышларыннан безнең РЕПОРТАЖ (+ФОТОЛАР)

Ике дистә елдан артык ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына үткәрелеп килүче татарча көрәш ярышында районыбыз көрәшчеләре дүртенче тапкыр җиңүче булды. Әлегедәй уңышка егетләребез Биектау, Зәй, Балтач һәм Мамадыш кебек көчле командаларны икенче, өченче, дүртенче һәм бишенче урыннарга калдырып иреште. 21-22 октябрь көннәрендә Казанның " Ак барс" көрәш сараенда...

Ике дистә елдан артык ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына үткәрелеп килүче татарча көрәш ярышында районыбыз көрәшчеләре дүртенче тапкыр җиңүче булды. Әлегедәй уңышка егетләребез Биектау, Зәй, Балтач һәм Мамадыш кебек көчле командаларны икенче, өченче, дүртенче һәм бишенче урыннарга калдырып иреште.

21-22 октябрь көннәрендә Казанның " Ак барс" көрәш сараенда барган бәйгедә елдагыча районыбызның ике командасы көрәште. Аның беренчесе - "Теләче -1" дип исемләнсә, икенчесе - "Теләче Агро" дип аталды. Беренчелеккә ирешкән төп команда составында 70 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында бил алышкан Азат Нурмөхәммәтов - өченче, 80 килограммда кадәр үлчәү авырлыгында көрәшкән Илдар Гыйниятуллин - икенче, 100 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында көч сынашкан Муса Галләмов - беренче, 130 килограммнан югары үлчәүдә бил алышкан Рамил Корбанов өченче урынга лаек булдылар. Әлбәттә, ике көн дәвамында көрәшеп, призлы урынга чыга алмасалар да, ике, өч әйләнеш узып, дүртенче, бишенче һәм алтынчы урыннарны яулап, җыелма команадага алтынга тиң очколар китергән көрәшчеләребезнең дә әлеге җиңүдә өлеше бәһасез.

Алар: Фрзәр Гыйниятуллин, бертуганнар Илдар һәм Раил Мараковлар. Моннан тыш, "Теләче Агро" командасы көрәшчеләре дә лаеклы чыгыш ясады, алар гомумкоманда беренчелегендә унөченче урынга чыктылар. Аның составын Булат Шәрипов, Ранис Галимуллин, Сәйдәш Бәдриев, Рамил Мөхәммәтов кебек яшь көрәшчеләребез белән беррәттән, тәҗрибәле көрәшчеләр, бертуганнар Тәфкил белән Азат Шәйхетдинов һәм Зөлфәт Ибраһимов тәшкил итте.

Мәртәбәле бәйгедә җиңү яулавыбыз ул тренерлар Рафис Мөбәрәкшин белән Айрат Зиябиевның да, хөкемдар Алмаз Сафинның да һәм командаларны бергә туплап, җиңүләргә рухландыручы җитәкче, муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллинның да зур җиңүе. Чемпионлык артында көрәшчеләребезнең генә түгел, аларның биниһая зур хезмәте ята. Аларның барысын да чираттга җиңүләре белән ихлас котлыйбыз һәм алдагы ярышларда зур уңышлар һәм имин бәйгеләр теләп калабыз. Бу җиңү районыбызның яңадан торгызылуына 25 ел тулу тантаналарына чын мәгънәсендә зур бүләк булды.

Фәнил НИГЪМӘТҖАНОВ
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев