Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

22 июнь Хәтер көнендә Теләче авылында Мәңгелек ут янында мәтам митингы булып узды

Бүген, 22 июнь көнне, Теләче авылы үзәгендә Мәңгелек ут янында Хәтер көне уңаеннан мәтам митингы булып узды. Билгеле булганча, 1941 елның 22 июнь иртәсендә нацистлар Германиясе гаскәрләре безнең дәүләткә басып керәләр. 1945 елның 9 маена кадәр барган дәхшәтле Бөек Ватан сугышы шулай башланып китә. Сугыш безгә бик күп корбаннар алып...

Бүген, 22 июнь көнне, Теләче авылы үзәгендә Мәңгелек ут янында Хәтер көне уңаеннан мәтам митингы булып узды.

Билгеле булганча, 1941 елның 22 июнь иртәсендә нацистлар Германиясе гаскәрләре безнең дәүләткә басып керәләр. 1945 елның 9 маена кадәр барган дәхшәтле Бөек Ватан сугышы шулай башланып китә.

Сугыш безгә бик күп корбаннар алып килде, никадәр яшь егетләр яу кырында башларын салды, илебездә ул вакытта сугыш афәте кагылмаган бер генә гаилә дә булмагандыр.

Бүгенге Хәтер көнендә митинг уздыруның да максаты - 22 июнь көнне башланган сугышның нинди бәлаләр китергәнен, сугыш корбаннарын тагын бер кат махсус искә төшерү, хәзерге тыныч тормышка шөкер итү иде.

Митингта муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, район ветераннар берләшмәсе рәисе Мансур Газизов чыгыш ясады. Алар шул дәхшәтле чорлар турында онытмаска, ата-бабаларыбызның батырлыгы белән горурланырга кирәклеге турында сөйләделәр, алга таба илебездә сугышлар булмавын, һәрчак тынычлык булуын теләделәр.

Соңыннан митингка килгән халык Мәңгелек ут янына чәчәкләр салды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X